Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Өлкәннәргә - игътибар

Ел саен алтын көзләр җиткәч, без бөтен көчләрен, белемнәрен биреп яшь буынны тәрбияләгән, ә хәзер үзләренең киңәшләре белән ярдәм иткән һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан өлкәннәрне хөрмәтлибез.

Яңа Чишмә районында 2014 елның 1 октябренә 70 яшькә җиткән 1614 кеше яши. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда планлаштырылган барлык чаралар югары дәрәҗәдә үтте.
Һәр торак пунктта мул табыннар янында, концерт программалары белән һәм азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырып, өлкәннәр белән очрашулар үткәрелде.
Районда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда муниципаль район башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, социаль яклау, пенсия фонды бүлекләре белгечләре, беркетелгән район активы да катнашу күркәм традициягә әверелде. Практика мондый очрашуларның ветераннарыбызга кирәк булуын күрсәтте, шушы чараларны үткәрү нәтиҗәсендә пенсия белән тәэмин итүдә социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү өлкәләрендә район җитәкчеләре күргән чаралар турында халыкның мәгълүматы арта. Халык белән очрашулар нәтиҗәсе буларак район буенча гомуми мәгълүмат туплана һәм башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала - анализлана. Учреждениеләрдә, оешмаларда хезмәт коллективларында чәй мәҗлесләре үтте, өлкәннәргә азык-төлек пакетлары тапшырылды. Ункөнлек барышында Картлар йортында яшәүчеләр өчен концертлар, котлаулар белән чаралар үткәрелде.
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, елдагыча, "Без синең өеңдәге җылыны саклыйбыз" акциясе үткәрде. Акциядә 23 социаль хезмәткәр һәм район мәктәпләреннән 17 укучы катнашты. Шушы акция нәтиҗәсендә хезмәт күрсәтелгән 105 пенсионер кышны чиста һәм җылытылган тәрәзәләр белән каршылаячак.
Шәфкать туташлары "Иң файдалы яшелчәләр" темасына хезмәт күрсәтелүче 22 пенсионер алдында лекция белән чыгыш ясадылар, буклетлар тараттылар. Хезмәт күрсәтелүче һәр пенсионер белән физик активлыкны саклау һәм организмны ныгыту өчен иртәнге гимнастика комплексы үткәрелде.
1 октябрьдән 10 ына чаклы мәдәният учреждениеләрендә Өлкәннәр көненә багышланган ункөнлек чаралары үткәрелде. 1 октябрьдә РМЙ-да "Йөрәкләребез картаймый, җыр белән яшәрәбез" фестиваленең гала-концерты үтте. Быел да традиция буенча "Селяночка" ветераннар ансамбле РМЙ-да, Красный Октябрьдәге мәдәният үзәгендә хәйрия концертлары бирде. Шулай ук "Зажигай-Ялкын" халык ансамбле белән берлектә Картлар йортында бәйрәм программасы тәкъдим иттеләр. Авыл мәдәният йортларында да концертлар, "Минем яраткан әбием һәм бабам" дип аталган рәсем конкурслары, кино күрсәтү оештырылды.
ҮКС китапханәләрендә төрле чаралар үтте, анда өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләделәр. Үзәк китапханәдә "Аралашу" пенсионерлар клубы әгъзалары белән берлектә "Чәчләргә чал төшкән, ә күңел яшь әле" дигән көзге бәйрәм очрашуы үтте. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы турында сөйләгәннәр, кунаклар үз адресларына җылы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре ишеткәннәр, китаплар күргәзмәсендәге яңа китаплар турында белгәннәр. Чарада катнашучылар белән викторина үткәрелгән, анда клубның иң актив әгъзаларын билгеләп үткәннәр, алар Яңа Чишмә районы тарихы турындагы китаплар белән бүләкләнгәннәр. Җылы аралашу чәй табыны янында дәвам иткән.
8 октябрьдә "Жемчужина" йөзү бассейнында йөзү буенча ярышлар булып үтте, Өлкәннәр көненә чәй табыны әзерләнде, анда безнең районның "Пенсионерлар берлеге" җәмәгать оешмасы вәкилләре катнашты.
Мәгариф учреждениеләрендә Өлкәннәр көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткән. "Хезмәт десанты" акциясе оешкан төстә узган, өлкәннәргә яшелчәләр җыю, бакча казу, ишегалларын җыештыру кебек ярдәм күрсәтелгән.
8 октябрьдә хакимият бинасында район башлыгы катнашында районда бик күп еллар эшләгән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр белән очрашу үткәрелде. Бәйрәм табыны әзерләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый очрашу Яңа Чишмә гимназиясендә дә үтте. 7 октябрьдә кайчандыр әлеге мәктәптә эшләгән педагогларны - ветераннарны хөрмәтләделәр.
Байтак кына башка оешмалар да үзләренең предприятиеләрендә эшләгән хезмәттәшләрен котладылар, алар адресына иң изге теләкләрен юлладылар.
Өлкәннәр ункөнлегендә чәй табыны әзерләүгә һәм азык-төлекләр тутырылган пакетларга җирле бюджеттан 370 мең сумга якын акча сарыф ителгән, 33 мең сумнан артык акчаны - эшмәкәрләр, 300 мең сумга якынын район предприятиеләре һәм оешмалары бүлеп биргән (алар арасында "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы - 245 мең сум, "Трансойл" ҖЧҖ - - 35 мең сум, ә "Кулон" агрофирмасы - 10 мең сум, "Игенче" ҖЧҖ - 6 мең сум, "Садыйков М.Х." КФХ - 4500 сум, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ - 3 мең сум).
Район җитәкчелеге алда атап үтелгән чараларда ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерә, аларга ныклы исәнлек һәм уңышлар тели.
Өлкәннәр ункөнлеге барышы турындагы мәгълүматлар оператив төстә район сайтында урнаштырылды һәм "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында яктыртылды.
Әлфирә
ГАЙФЕТДИНОВА,
районның социаль яклау бүлеге
начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев