Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Рифнур Сөләймановның күркәм эшләре

    "Үз мәктәбеңә булыш" акциясенә Яңа Чишмә районында инде байтак кешенең кушылуына бер еллап вакыт узды. Ә менә кайчандыр Акъяр мәктәбен тәмамлаган "Татэнергосбыт" ҖЧҖ генераль директоры, 53 яшьлек Рифнур Сөләйманов үзе укып чыккан мәктәпкә 7 ел ярдәм итеп тора.

    Бүгенгесе көндә Рифнур Хәйдәр улы Казанда яши һәм эшли, авылга әти-әнисе, туганнары янына кайтып йөри. Беренче бүләген ул 2011 елда ясаган, мәктәп ашханәсенә яңа җиһаз бүләк иткән. Тиздән аның тырышлыгы белән мәктәп янәшәсендә таучыклары, таганнары, өйчекләр һ.б. белән балалар шәһәрчеге пәйда булган.
    2015 елда балалар бакчасының (Акъяр мәктәбе балалар бакчасын да сыендырган) бер бүлмәсен ул тиешле җиһазлар белән спортзал итеп җиһазлаган. Аннан кала, ул һәрдаим "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнаша, Яңа елга һәр балага зур бүләк ясый. 2016 елда аның ярдәме белән мәктәп фойесында 35 электр яктырткычы алыштырылган. Мәктәп-бакча директоры Фоат Сәгыйрь улы Фәрхаев зур канәгатьлек белән:
    - Элек ут өчен янгын сүндерүчеләр гел штраф чәпиләр иде, хәзер котылдык, - ди.
    Иганәченең планында - мәктәп алдында барлыгы 280 кв. метрлы мәйданчык булдыру. 26 поддон брусчатка, бордюрлар кайтарылган инде. Үзенең элеккеге укытучысы Фоат Сәгыйрь улына ул:
    - Борчылма, Фоат абый, 1 сентябрьгә барысын да эшлибез, - дип ышандырган.
    Сүз уңаенда, Рифнур Хәйдәр улы акча гына биреп калмый, әле тагын материаллар да, эшчеләр дә кайтара, мәктәптә һәр ниятләгән эшне оештыра һәм курьерлык итә, эшнең сыйфатын да күзәтә.
    - Рифнур Хәйдәр улы - яхшы кеше, - дип сөйли Фоат Сәгыйрь улы, - кемдер ярдәм итә ала, тик булышмый, ә ул моны эшли ала һәм эшли дә! Мәктәпкә ел саен булыша. Аларның бөтен гаиләсе шундый. Ә материал белән мәктәпкә генә түгел, ә башка җирләргә җитәрлек итеп тә тәэмин итә. Җиңү һәйкәле каршындагы мәйданга (тагын 400 кв. метр) брусчатка салу планлаштырыла. Бездә юмарт иганәчеләр байтак! Мисал өчен, тулаем 50 кв. метрга җитәрлек буяуны мәктәп тәмамлаучы Яр Чаллыдан Х.Ф. Кәлимуллина сатып алды. Бу бит кечкенә мәктәп өчен күп, шуңа күрә буяуны без авыл Советы белән бүлештек. Сүз дә юк, ярдәм өчен без бик шат, Акъяр мәктәбе шундый игелекле укучылар үстергәненә бик сөенәбез.
    Акъяр мәктәбендә иганәченең башка эшләрен газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: