Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Синең батырлыгың үлемсез!“

3 декабрьдә Рәсәйдә Билгесез Солдат Көне билгеләп үтелде. Бу көнне Яңа Чишмә авылында Мәңгелек ут янында "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе әгъзалары, колледж укучылары, район җитәкчеләре һәм районыбызның битараф булмаган кешеләре җыелды, алар фронтларда һәлак булган һәм исемнәре һаман билгеле булмаган солдатларны тагын бер кат искә алдылар. Билгесез Солдат...

3 декабрьдә Рәсәйдә Билгесез Солдат Көне билгеләп үтелде.
Бу көнне Яңа Чишмә авылында Мәңгелек ут янында "Бердәм Рәсәй"нең "Яшь гвардия" җирле бүлекчәсе әгъзалары, колледж укучылары, район җитәкчеләре һәм районыбызның битараф булмаган кешеләре җыелды, алар фронтларда һәлак булган һәм исемнәре һаман билгеле булмаган солдатларны тагын бер кат искә алдылар.
Билгесез Солдат Көнендә барлык мәктәпләрдә класс сәгатьләре узды, тарих укытучылары политинформацияләр үткәрделәр. Мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары янына бардылар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм укучы яшьләр һәлак булган сугышчылар һәйкәленә веноклар куялар.
Светлана Мартышова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев