Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2019 елда эшче һөнәрләр буенча чемпионат Казанда үтәчәк

Александр Суслов һәм Николай Пузиков районның иң яхшы электромонтерлары арасында. Автор фотосы Россия WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2019 елда Казанда кабул итәчәк. Мондый карарны халыкара жюри дүшәмбе көнне Сан-Паулда WorldSkills International генассамблеясында кабул итте. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукына ия...

Александр Суслов һәм Николай Пузиков районның иң яхшы электромонтерлары арасында. Автор фотосы
Россия WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2019 елда Казанда кабул итәчәк. Мондый карарны халыкара жюри дүшәмбе көнне Сан-Паулда WorldSkills International генассамблеясында кабул итте. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукына ия булу өчен шулай ук Париж һәм Бельгия Шарлеруасы да көрәште, тик жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.
Эшче һөнәрләренең абруен арттыру, һичшиксез, турыдан-туры икътисадның үсеше белән бәйле, ә бу Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнеханов үз алдына куйган өстенлекле бурычларның берсе. Республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм вузлары белән берлектә Татарстан җитәкчелеге эшче һөнәрләрен үстерү һәм популярлаштыру белән кызыксына. Үткән елда Татарстанда 5 ресурс үзәк пәйда булды, быел тагын 5 ачылачак. Республикада барлыгы 25 заманча ресурс үзәкләр булачак. Көллиятләр һәм югары уку йортлары җирле товар җитештерүчеләр белән үзара бәйләнештә инде.
Соңгы елларда безнең Яңа Чишмә районында да яшьләрне районда калдыру буенча уңай тенденция күзәтелә. Моңа яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү буенча республика президент программалары, эшче һөнәрләренең абруен күтәрү, яхшы хезмәт хакы түләү, хезмәт эшчәнлеге өчен тиешле шартлар булдыру һ.б. да булышлык итә.
Яңа Чишмә электр челтәрләренең оператив-күчмә бригадасында яшь электромонтерлар Александр Суслов һәм Николай Пузиков намуслы хезмәт куялар. Алар икесе дә Чистай совхоз-техникумын тәмамлаганнар. Александр үз эшен 2 нче разрядлы электромонтер булып башлый, ә хәзер 5 нче югары разрядка ия.
-Мин туган ягымнан беркайчан да китәргә уйламадым, - дип сөйли ул. - Бездә хезмәт шартлары да, хезмәт хакы да бик яхшы, гаиләбездә улыбыз үсә, төзекләндерелгән торагыбыз бар, кешегә тагы ни кирәк? Яңа Чишмәдә спорт залы, бассейн бар, кибетләр дә җитәрлек. Шулай булгач, безне бар нәрсә дә канәгатьләндерә.
Электр челтәрләре начальнигы Харис Хөсәенов яшь электромонтерлар хакында, намуслы, эш сөючән егетләр, дип сөйли.
-Александр - һөнәри осталык буенча ярышларда иң актив катнашучы, - дип сөйли ул. -Үткән ел безнең егетләр Чистай зонасында 3 урынны яуладылар.
Николай кыска гына вакыт эчендә үзенең сәләте һәм осталыгы белән 4 нче разрядка ия булган һәм хәзер иң яхшы монтерлар исемлегендә. Ул әле электр челтәрләренең җыелма волейбол командасының алыштыргысыз капитаны да, агымдагы елда республика ярышларында барлык челтәр компаниясенең данын яклаган.
-Эшче һөнәрләре буенча чемпионатның Казанда үтәчәге турында белгәч, без бик сөендек, - дип сөйлиләр Александр белән Николай. -Әлеге ярышларда чыгыш ясау теләге бар безнең һәм илнең җыелма командасына эләгә алсак, югары нәтиҗәләр күрсәтергә тырышачакбыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев