Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яхшы дус һәм акыллы остаз

27 сентябрь - мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәре көне

Һөнәргә тугрылык

«Тәрбияче һөнәрендә иң мөһиме - балаларны ярату һәм шул чакта гына көндәлек тырыш хезмәт сөенечле булыр», - дип саный Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Васильева.
Любовь Семеновна Васильева тәрбияче белгечлеге буенча югары квалификация категориясенә ия, ул үзенең җиңел булмаган хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә ия һәм алар арасында Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы да бар. Бу хөрмәткә ул иҗади эзләнү, осталыгын камилләштерү, педагогик такт һәм балаларга карата зур хөрмәте ярдәмендә ирешә.
«Синең казанышларыңны тану һәрвакыт күңелле, - ди Любовь Васильева, - һәм балаларның яратуын яулау икеләтә дә сөендерә. Шул ук вакытта аларның әти-әниләренең сине хөрмәт итүләре дә». 
Люба гаиләдә төпчек бала булган, әти-әнисе тырыш кешеләр булганнар, күп эшләгәннәр, ә тәрбияләү белән әбисе шөгыльләнгән, аның яхшылыгы оныкларына гына түгел, ә күрше балаларына да җиткән, алар теләсә кайсы вакытта бу йортка уйнарга килә алганнар.  Любаның яшьтәшләре үзләренең эне- сеңелләре белән аларга килгәннәр.  Һәм Любага кечкенә балалар белән «мәшәкатьләнү», аларның күңелләрен ачу, алар белән уйнау бик ошаган. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, ул балалар бакчасында тәрбияче булу һөнәрен сайлаган. 

«Балалар белән эшләүдә бер көн дә алдагысына охшамый. Балаларның ниндидер яңалыкка өйрәнүләрен күрү, аларның синең күз алдында ничек үсүләре, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынулары күңелле. Тәрбияче эше күп вакыт таләп итә, без бакчада балалар белән практик эш башкарсак, ә өйдә - теоретик эш белән мәшгуль. Иртәгәсе көнгә дәресләргә әзерләнергә, яңа, кызыклы нәрсәләр табарга, боларның барысын да балаларга ничек тәкъдим итәргә икәнлеген уйларга кирәк. Шуңа күрә үз гаиләмә вакыт күп калмый иде.  

Миндә тәрбияләнгән инде мәктәп укучылары булган балалар күп кенә конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Мәктәпкәчә белем бирү башлангыч баскыч булып саналганлыктан, алар мәктәпкә күчкәндә, мин һәрвакыт аларның уңышлары белән кызыксынам. Балалар мәктәпкә йөрүгә карамастан, без аларның әти-әниләре белән аралашуны дәвам итәбез. 

Минем эшемдә кыенлыклар, әлбәттә, бар һәм мин аларны хәл итәргә тырышам. Иң мөһиме, әти-әниләр һәм хезмәттәшләрем белән уртак телне тиз табам. Шулай булмый ни, чөнки безнең максат бер - балаларга яхшы тәрбия бирү», - дип сөйләде Любовь Семеновна. Ул шулай ук кайбер фикерләре белән дә уртаклашты: «Хәзер тәрбияче һөнәрен күп кызлар сайлый, әмма бакчаларга эшкә бармыйлар. Бакчага йөрүче балалар, ата-аналар белән уртак тел таба алмабыз, документлар буенча эшләрне һәм башкаларны булдыра алмабыз, дип куркалар. Бу уңайдан яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә: тәрбияче һөнәреннән куркырга кирәкми.  Балаларны тәрбияләү - коллектив эш: янәшәдә һәрвакыт тәҗрибәле хезмәттәшләр - остазлар, балаларның теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килә алырлык әти-әниләре дә булачак. Безнең Һөнәрдә иң мөһиме - балаларны ярату».

Любовь Семеновна киләчәккә планнары белән дә уртаклашты һәм бераз гаиләсе турында сөйләде:

«Пенсиягә чыксам, күп вакытымны якыннарыма бирәчәкмен. Чөнки гаилә һәрвакыт эштә дә, тормышта да минем таянычым булды.  Минем менә дигән ике балам бар, алар инде зурлар. Кызым Вероника КГАСУны тәмамлаганнан соң, Мәскәүдә яши, анимация студиясендә персонажлар буенча рәссам булып эшли. Улым Илья ЧСХТ тәмамлаганнан соң, Түбән Камада яши һәм эшли».
Любовь Васильева - ягымлы әни һәм акыллы остаз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев