2024 елның гыйнвар-август айларында Яңа Чишмә районында 12,4 мең дал алкоголь продукциясе сатылган
Районда алкогольле продукцияне 38 сәүдә объектында 20 оешма сата.
Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се - «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәре һәм 9зы - коммерция оешмалары.
Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 28 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е - «Татспиртпром» АҖнеке, 2се - «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 12се - коммерция оешмалары.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында барлыгы 12,4 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда – 13,0 мең дал), узган елның шул чорына карата кимү - 5%. Шул исәптән: Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан - 0,4 мең дал (2023 елда - 0,3 мең дал), үсеш - 42 %; фирма челтәре буенча - 2,3 мең дал (2023 елда – 2,5 мең дал), узган елның шул чорына карата сату 9 %ка кимегән; коммерция структуралары тарафыннан – 9,7 мең дал (2023 елда - 10,2 мең дал), кимү - 5%ка.
Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 %ка арткан, аракы буенча 5 % ка кимегән.
Республикада җитештерелгән алкогольне сату - 9 %, аракыны сату 11 процентка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар-август айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 9,8 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата - 97 %.
Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.
Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев