Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 21 февральгә Татарстанда COVID-19ның 17 600 очрагы теркәлгән

    Татарстанда COVID-19ның 57 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кертелгән, 56сы чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 23 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

    Яшь төркемнәре буенча:

     18 яшькә кадәр - 3

    18 яшьтән 30га кадәр - 6

     30 яшьтән 50гә кадәр - 14

     50дән 60ка кадәр - 9

     60тан 70кә кадәр - 17

     70тән – 80гә кадәр - 5

     80нән 90га кадәр - 3

     90 яшьтән өлкәнрәк - 0

    География: Казанда - 22, Яр Чаллыда - 8, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Тукай районнарында - 1әр, Арча, Бөгелмә, Биектау районнарында - 2шәр, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында - 3әр, Нурлат районында - 5 очрак теркәлгән.

     

     Барлык чорда 14 216 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53е - узган тәүлектә.

    Барлыгы 71 247 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 2 829), шулардан 13 580 кеше привиканың икенче дозасын алган.

    Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

    1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы

    2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

    3. бердәм 122 номер,

    4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,

    5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: