Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 көндә – 400 гә якын абунәче

    "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 14 ноябрьдән 16 сына чаклы "Абунәче көне" акциясе үткәрде һәм ул нәтиҗәле үтте. Өч көндә район газетасына 386 кеше язылган.

    Шушы көннәрдә газетага язылучылар өчен 19 ноябрьдә районның почта элемтәсе үзәгендә район газетасы редакциясе призы уйнатылды. Төп приз яңачишмәле Таисия Буйняковага эләкте. Аны район почта бүлеге начальнигы Наталья Сөниева һәм район газетасы редакторы Азат Мусин шушы уңышы белән котладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: