Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“3300 сум ЕДВ” дөресме, әллә юкмы

Пенсионерлар тарафыннан 3300 сум күләмендә ай саен акчалата түләү алу мөмкинлеге турындагы информациянең күпләп таралуы аркасында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:


Соңгы араларда Интернет челтәрләрендә эшләмәүче пенсионерлар санатор-курорт дәвалануыннан баш тартканда компенсация ала алалар дигән информация бик еш пәйда була. Авторлар гражданнарны социаль яклауның территориаль органнарына барып 3300 сум күләмендә ай саен акчалата түләүне рәсмиләштерергә чакыра: “Әлеге ЕДВ ны рәсмиләштерү өчен пенсионерга паспорты белән социаль яклауның территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Монда эшләүче хезмәткәрләр бушлай дәвалануга хокук файдаланылмаган булуны тикшерәчәк һәм түләүне алуга гариза язуны сораячак.
Гаризада пенсионерга банкта исәп-хисап счеты номерын күрсәтергә кирәк булачак. Әлеге түләү, кагыйдә буларак, гариза язганнан соң 30 календарь көн дәвамында башкарылачак”.
Менә шундый эчтәлектәге хәбәрләрне төрле мессенджерлардан файдаланучылар да ала. Игътибарлы булыгыз! Әлеге чара федераль законда да, республика законы тарафыннан да каралмаган. Бу мәсьәлә белән социаль яклауның территориаль органнарына мөрәҗәгать итү кирәкми. Моннан тыш, беркайчан да чит кешеләргә банк картагызның реквизитларын, парольләрне һәм башка шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез!
Министрлык республика халкын уяу булырга чакыра һәм мәгълүматларны фәкать рәсми чыганаклардан гына файдаланырга тәкъдим итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев