90 яшендә дә әле бик актив
Чаллы Башы авылының өлкән кешесе Миңниса Шакирҗан кызы Җамалдинова 1 сентябрьдә үз юбилеен билгеләп үтте.
Шөкер, өлкән яшьтә булуына да карамастан, Миңниса әбинең кәефе күтәренке, үзе җитез һәм аралашучан. Үз аягында йөгереп йөри, дип тә әйтергә була.
Авылның бер башыннан икенчесенә кадәр барып, өлкән һәм кече кызларының хәлләрен белешеп кайту (уртанчысы Яр Чаллыда яши) аңа җиңел һәм рәхәт кенә. Ул йөрергә ярата, үзе дә тынгысыз. Күзлексез укый, бик яхшы ишетә, фикерләү сәләте дә яхшы. Ул килене Ландыш белән 100 кв. метрга якын мәйданлы зур йортта яши, аны хәзер инде мәрхүм булган кече улы Әгъзам төзекләндергән булган. Ул механизатор булып эшләгән, 56 яшендә онкология чиреннән вафат булган. Ландыш белән Миңниса әби инде менә биш ел хуҗалыкны үзләре генә алып бара.
Ландыш Шахмай мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул бар эшкә дә өлгерә: сыер, үгез, тана асрый, тиздән бозавы да булачак, тавыклары да бар. 40 сутый бакчада бәрәңге утырталар, азык чөгендере чәчәләр, күпьеллык үләннәр дә үсә. Өйдә дә, ишегалдында да чисталык, тәртип хөкем сөрә. Ландыш бик яратып чәчәкләр үстерә һәм аның бакчасы, иренең зираттагы кабере кебек үк, чәчәкләргә күмелгән. Аның ике улы Казанда яши, һәр ял саен диярлек әниләренә һәм әбиләренә ярдәм итәр өчен авылга кайталар.
Миңниса әби үзе дә эштән читтә калмый. Ландыш әйтүенчә, узган елга кадәр ул көрәк белән бәрәңге дә казыган. Ландыш өлкән яшьтәге каенанасын саклый, өй мәшәкатьләреннән азат иткән, ә ул, кулдан килгәнчә барлык эшне дә башкарырга тырыша.
Миңниса әбинең тормышы җиңел булмаган. Өч яшендә әтисез калган, ул гаиләсен ташлап киткән. Әнисендә ялгызы гына үскән. Алар кәҗә, каз, тавыклар асраганнар. 7 яшеннән бирле әнисе белән бергә колхоз кырында эшләгән.
Үсә төшкәч, 15 көнлек сменаларда урман кисәргә барган. Гомере буе колхозда сыер савучы булган, төрле эшләр башкарган. Хезмәт кенәгәсендәге язмаларга карасаң, аның стажы, балачак, үсмер һәм яшьлек елларындагы хезмәтне санамаганда, 34 елны тәшкил итә. Миңниса әби «Хезмәт ветераны» исеменә ия.
Ул үзе дә гаилә тормышында әнисенең язмышын кабатлаган. Ире Кемерово шахтасына акча эшләргә киткәч, башкага өйләнгән. Хатынын дүрт бала белән калдырып киткәндә, кече улы Әгъзамга бары тик өч яшь кенә, ә 18 яшьлек олы кызы әле кияүгә дә чыкмаган булган. Ялгызы калган Миңниса әби балаларны үзе генә тәрбияләп үстергән. Хуҗалык та тоткан, терлек тә асраган, кул эшләре белән дә шөгыльләнгән: оекбашлар, жилетлар, кофталар бәйләгән, тегү эшендә оста булган. Балалары өчен кырыс, әмма гадел әни була белгән. Әлбәттә, бик авыр булса да, Миңниса әби балаларын аякка бастыра алаган. Хәтта хәзер дә, пенсия алганда: «Иии, бу акча яшь чакта булса икән!», - ди. Балалары аны тугыз онык, оныклары, үз чиратында, оныкчыклар белән сөендергәннәр. Бер оныкчыгының да баласы бар инде.
Барлык туганнары 1 сентябрьдә әбине юбилее белән котлап, аңа чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырганнар, матур теләкләр теләгәннәр. Миңниса әби зур өстәлнең «кызыл почмагында» бәйрәмнең төп герое булып утырган.
Миңниса әби гомере буе - башта әнисе, аннары ире һәм балалары, аннан соң улы һәм килене белән шушы йортта яшәгән. Миңниса әбинең әнисе дә аның белән бергә гомер иткән, оныкчыкларына зур әби булып, йөз яшенә бер ай калганда якты дөнья белән хушлашкан. Миңниса әбинең элеккеге ире күп еллар узгач үзе яшәгән йортка килеп киткән. Беренчеләрдән булып әбисен күргән, аңа сәдака биргән. Ландышның кулында кечкенә, әле күкрәк сөте имә торган оныгын күргәч тә, бик сөенгән, хәтта: «Җамалдиновлар нәселе дәвам итәчәк», - дип елап та алган. Димәк, ул ташлап киткән балаларын барыбер сагынган. Әмма Миңниса әби ул вакытта аның янына чыкмаган, өлкән балаларының да әтиләре белән сөйләшергә теләкләре булмаган. Элеккеге ире инде күп еллар элек вафат булган, ә ул 90 яшенә җитеп тә, әле үз аягында.
Шаяртып кына «Миңниса әби, сез бит бүген үк кияүгә чыгарлык!», дигән идем, ә ул миңа «Чиратым җитмәгән әле», - дип көлеп кенә җавап кайтарды.
Ландыш каеанасының балачак, яшьлек, элеккеге тормышын искә алырга яратуын әйтте.
Миңниса әби сәламәтлегеннән зарланмый, ә үзенең озын гомерле булуы турында:
- Һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, мин, мәсәлән, һәрвакыт эшләргә яраттым, ди. - Олы яшьтәге кешеләр өчен якыннарының яхшы каравы һәм үзләренә ярдәм итүләре мөһим. Шөкер, киленем Ландыш мине бик яхшы карый, кызларым, оныкларым килеп йөриләр. Әгъзам улымның оныкларын да күрәсем килә. Ходай насыйп итсә, яшиселәрем бар әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев