Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алга карап эшлиләр

    Ленинолыларның үткән елда гражданнар җыенында бирелгән барлык сораулары авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан 2015 ел дәвамында үтәлгән.

    Бу: Ленинода - юлларга вак таш түшәү, урамнарда йөргән сукбай этләрне юк итү, коены ремонтлау, юл билгесе урнаштыру, балаларны балалар бакчасына йөртү; Горшковода - юлга вак таш салу, чиркәү тирәсенә лампочка кую, Шушма елгасы аркылы куелган күперне ремонтлау, гаилә фермасына электр үткәргеч линиясе сузу. Ленино авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников үз отчетын ленинолылар өчен әлеге күңелле хәбәрләрдән башлады.
    Ленинода Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә эшләр башкарылган. Татарстан Республикасы Президентын сайлау һәм муниципаль властька сайлаулар, шулай ук үзара салым мәсьәләләре буенча референдум (сайлауларга килүчеләр 99%тан артык тәшкил иткән) актив үткән. Бу Ленино АҖ халкының республика президентына да, район җитәкчелегенә дә һәм җирле властька да ышаныч белән каравы турында сөйли. Моның өчен Ленино АҖ-дә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән даими һәм нәтиҗәле эш алып барыла: 2015 елда авыл халкыннан 301 мөрәҗәгать кергән һәм барысы буенча да уңай карарлар кабул ителгән.
    1 йорт төзелгән, берсе төзелеп килә (икесе дә ТКХ программасы буенча). Кеше башыннан бишәр йөз сумнан 273 000 сум үзара салым акчасы җыелган, республика бюджеты да өстәгәч, ул 1365000 сум тәшкил иткән. Җыелган акчалар тулысынча үзләштерелгән, бу акчалар авыл җирлегенә кергән торак пунктлардагы юлларны ремонтлауга (1115000 сум), суүткәргеч челтәрен ремонтлауга һәм су насослары урнаштыруга (150 мең сум), урам яктырткычларын ремонтлауга (35000 сум), зиратларны төзекләндерү һәм тотуга (25000), чишмә тирәсен төзекләндерүгә (40000 сум) тотылган.
    Авыл җирлекләрендә икътисадны билгеләүче мөһим тармак - ул шәхси ярдәмче хуҗалыклар, халыкның мул тормышы, бөтенлеге бүгенгесе көндә күпчелек аның үсешенә бәйле.
    Ленино АҖ территориясендә үткән елда ШЯХ-да МЭТ саны 10 башка арткан (сыерлар 12 башка кимегән), дуңгызлар - 15, сарыклар 41 башка арткан. Халык узган ел 1739 центнер сөт, 350 ц ит, яшелчә һәм бал саткан.
    ШЯХ-ны үстерү программасы буенча планлаштырылган 16 кредит урынына 5 кредит алынган. АҖ өчен актуаль проблемаларның берсе - гражданнарны эшмәкәрлеккә җәлеп итү. Программа буенча ике кече предприятие ачу планлаштырылса да, 2015 елда теркәлүче ШЭ булмаган.
    2015 елда республика программасы буенча Ленинода Совет урамында 1,2 чакрым юл төзелгән, авыл мәдәният йорты төзелә. 2016 елда урам яктырткычларын (29 фонарь) алыштыру һәм юлларга (650 м) вак таш түшәү планлаштырыла.
    Конкурс проектларында катнашып, ленинолылар быел 150 мең сум күләмендә грант алган һәм шул акчага музыка аппаратурасы, җиһаз, аяк киемнәре, сәхнә киемнәре сатып алганнар.
    Авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешендә финанс-бюджет өлкәсендәге хәлләр мөһим күрсәткеч булып тора. Ленино АҖ-дә керемнәр буенча план үтәлеше агымдагы чор өчен тулаем алганда 3990,9 сум тәшкил иткән (тәгаенләнгән планда 3984,5 сум яки 100,2%ка үтәлгән).
    -Шулай да АҖ өчен бу җитәрлек финанс база түгел, - диде Виктор Веретенников, - без тереклек итәргә генә түгел, ә алга таба үсеш тә алырга тиешбез. Боларның барысы да килеп чыксын өчен безгә салым керемнәренең яңа чыганакларын җәлеп итү, теркәлмәгән милекне ачыклау һәм аларны салым исәбенә кую буенча зур эшләр эшлисе бар. Гражданнарның милекләрен мирас итеп алу хокукын, җир участокларын рәсмиләштерү буенча халык белән эш алып барыла. Әмма халыкның күбесе үзләренең җир участокларын яки җиргә мирасны рәсмиләштерергә ашыкмый.
    Авыл җирлеге башкарма комитеты карамагында җәмәгать комиссияләре - җәмәгатьчелек советы, ветераннар советы, хатын-кызлар советы эшли. Әмма соңгысы район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан тәнкыйть утына эләкте: авылда уңышсыз гаиләләр бар, алар белән эш тулы көченә алып барылмый (бер хатын-кызның өендә янып үлүе шуны аңлата).
    Ленино АҖ башкарма комитеты эшен район башлыгы һәм авыл халкы канәгатьләнерлек дип бәяләделәр: "юл картасы" буенча 14 пунктның 5есе үтәлмәүгә дә карамастан, калганнары буенча зур эш башкарылган. Мәсәлән, Горшково авылы буенча куелган бурычлар барысы да үтәлгән, "Авыл өчен сез тагын ни эшләнүен телисез?" дигән соруга, авыл халкы уйга калды. Ленинода да төзекләндерү буенча байтак эш эшләнгән, шулай да җитешсезлекләр бар әле, аларны быел бетерергә планлаштыралар.
    АҖ башкарма комитеты өчен 2016 елга куелган бурычларны укып чыкканнан соң (авыл халкы да монда актив булды), җыенда узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип танылган авылдашларын билгеләп үттеләр. Бу Екатерина Тихонова, Светлана Питеркина, Марсилә Хәсәнова һәм Александр Феоктистов. Аларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: