Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архангел Бистәсе турында

Архангел Бистәсенә 1730 нчы елны нигез салынган. Революциягә чаклы бистәнең атамасы башка булган - ул Шешма авылы дип йөртелгән. Архистратиг Михаил хөрмәтенә ул Архангел Бистәсе дип аталып калган. Узган ел Архангел Бистәсе авыл оешуга 286 ел тулуны билгеләп үтте, бу чара чиркәү төзүгә 140 һәм анда гыйбадәт кылуны яңартуга 20...

Архангел Бистәсенә 1730 нчы елны нигез салынган. Революциягә чаклы бистәнең атамасы башка булган - ул Шешма авылы дип йөртелгән. Архистратиг Михаил хөрмәтенә ул Архангел Бистәсе дип аталып калган.
Узган ел Архангел Бистәсе авыл оешуга 286 ел тулуны билгеләп үтте, бу чара чиркәү төзүгә 140 һәм анда гыйбадәт кылуны яңартуга 20 ел тулуны бәйрәм итү белән берләштерелде.
Архангел Бистәсендә Вознесения Господня чиркәве тарихи архитектура һәйкәле буларак та аеруча игътибарга лаек. Авыл халкының аңа булган мөнәсәбәте дә үзгә.
Бераз тарихы
турында
Бу чиркәү 1870-1876 елларда беренче гильдия сәүдәгәр Стахеев Дмитрий Иванович һәм мәхәллә кешеләре акчасына кирпечтән төзелә. Аны ил белән, төзелеш сәнгате кануннарына туры китереп, гасырларга җитәрлек иттереп измәсен дә күкәйгә ясап төзегәннәр. Ә агач чиркәү Әдәмсә авылына тапшырылган, ул исә 1935 елга чаклы эшләп килгән. Архангел Бистәсе чиркәвеннән чаңнар 1932 елда төшерелгән, ә чиркәүнең изге, кадерле әйберләре каядыр озатылган - югалган.
Чиркәү кабаттан 1996 елны ишекләрен ача. Шул чакта аксакалларның берничә чиркәү реликвиясен саклап кала алулары ачыклана, алар киләчәккә өмет итеп, шул гомер аларны үзләрендә саклый алганнар. Вакыт җитүгә алар кире чиркәүгә кайтарылган. Ниндидер могҗиза белән стенага төшерелгән рәсемнәр дә сакланып калган. Кече чаңнар да, борынгы архангел Михаил иконасы да табылган. Хәзер шушы чиркәүгә бер генә тапкыр булса кереп чыгучыларны да ул үзенә тарта. Реставрацияләнгән чиркәү ачылганнан бирле (20 ел) анда Георгий атакай гыйбадәт кылулар оештыра.
Халык һәм
мәшгульлек
Бистәгә беренче килеп нигез салучылар соңрак дәүләт крестьяннары разрядына күчерелгән иген игәргә җибәрелгән солдатлар була. ("Казан губернасының торак җирләре җыентыгы"ннан. " 1862 елны Архангел Бистәсендә 706 ир-ат һәм 741 хатын-кыз исәпләнгән. Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнгән, мал-туар үрчеткән. 1910 елда инде авыл халкы 3195 кешегә җиткән. Авыл бай, сәүдәгәрләрнеке, йортлар саны 1000 гә якын, шуларның ике йөзләбе кирпечтән. Бистә үзенең ярминкәләре белән тирә- якта дан тота, йөзәр чакрымнан бирегә елына 2 мәртәбә кешеләр ярминкәгә килә").
Тик ватан һәм гражданнар сугышлары, репрессия еллары авылны бөлдергән. Сөргенгә сөрелгән бер генә гаилә дә кире әйләнеп кайтмаган. 1941-1945 елларда сугышка киткән 700 кешенең дә 177-се генә авылга кире кайта алган.
1956 елны Горький исемендәге колхоз рәисе итеп Александр Федорович Бездов билгеләнә, ул хуҗалыкны миллионер итә, шул чорда авылга электр уты кертелә, мәктәп, балалар бакчасы төзелә, суүткәргеч салына, башка хуҗалык корылмалары (тегермән, пилорама, фермалар, складлар һ.б.) сафка бастырыла. Тик авыл хуҗалыгында ясалган чираттагы реформа, колхозларны эреләндерү (60 - еллар), Архангел авыл Советы белән колхозны бетерү (1973 елда) авылны хәерче хәленә җиткерә. Шул сәбәпле бистә халкы, бигрәк тә яшьләр, шәһәрләргә күченеп китәргә мәҗбүр булалар. Фәкать 1985 елның гыйнварында гына Архангел Бистәсендә кабат колхоз оештырыла,аның рәисе итеп Евгений Белоглазов билгеләнә. Авыл халкы белән бергә ул авыл хуҗалыгын күтәрә.
Моннан тыш, авылда щитлардан һәм блоклардан торган яңа йортлар төзи башлыйлар,барлык йортларга газ керткәннәр, бистә эчендәге юлларның бер өлешенә асфальт түшәгәннәр, Шушма аша асылмалы күпер төзегәннәр. Авылга яшьләр кайта башлаган, мәктәпкә янкорма, икенче балалар бакчасы төзергә туры килгән.
Яңа формаларны, Евгений Белоглазов аркасында хуҗалык структураларын, белгечләрне саклап кала алганнар һәм милек мөнәсәбәтләренең яңа формалары чорында - үз җирләрен читтән килгән инвесторларга сатмаганнар.
Бүгенгесе көндә Архангел Бистәсе территориясендә 542 кеше яши, шуларның эшкә яраклылары - 326, 66 кеше "Архангельское" КФХ-да эшли, КФХ-ны Татьяна Белоглазова җитәкли. Хуҗалык, моннан биш ел электәге күк, юртаклар һәм нәсел сарыклары үрчетү буенча бөтен Россиягә дан казанмаса да, үз аягында нык басып тора һәм сөт, ит сату буенча иң яхшыларның берсе санала. Монда яңа авыл хуҗалыгы производствосы объектлары төзелә, эшчеләргә яхшы хезмәт хакы түләнә, алар әле үз хуҗалыкларындагы терлекләре өчен азык белән дә тулысынча тәэмин ителәләр.
Чәчү һәм урып-җыю кампанияләре чорында КФХ-да эшче кулларның җитешмәве сизелә. Ә авылда бит эшсез 13 кеше бар.
Бистәдә халкы арасында Иван Ершов, Владимир Шилов, Дмитрий Урядников кебек уңган кешеләр дә бар, алар үзләренең төп эшләрендә нәкъ менә урак өстендә чираттагы ялларын алалар һәм КФХ-га үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Пенсионер Иван Иванович Шумков та бозаулар үстерүдә байтак еллар тырыш хезмәт куя.
Авылны
төзекләндерү
Архангел АҖ башлыгы Нина Сердюк һәм җирлекнең башкарма комитет хезмәткәрләре Наталья Тропынина, Ольга Барсукова һәм Виктория Петрова (хәзер декрет ялында) авылны төзекләндерү инициаторлары һәм оештыручылары булып торалар. Барлык бюджет оешмалары һәм мәктәп укучылары иртә яздан авыл территориясен төзекләндерә башлыйлар.
- Оештырыла торган шимбә өмәләренә, укучылардан һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләреннән тыш, Михаил Белозерцев, Петр Беляев, Сергей Подопрелов, Михаил Тропыниннар да килә, тик бу эштә авылның башка кешеләре дә катнашсын иде, әмма әлегә барысы да үзләре яшәгән тирәләрне генә җыештыралар, - дип зарланып алды АҖ башлыгы. Участоклар чүп-чардан арындырылгач, ул урыннарга чәчәкләр утырта башлыйлар. Матур-матур чәчәк түтәлләре мәктәп, ФАП, АМЙ һ.б. социаль объект территорияләрен бизәп тора. Ә кышын монда кар шәһәрчеге ясала. Болар бар да күзләрне һәм җаннарны сөендерә. Тик әле авылны төзекләндерү буенча башка, тагы да җитдирәк эш бар: бу авыл эчендәге юллар торышын яхшырту (15 км юлның кимендә 4 чакрымы гына яхшы), урам яктырткычлары урнаштыру (алар 90 данә), агачлар утырту (2016 елда гына да 150 агач утыртылган).
Үзара салым һәм грант акчалары
Менә инде өченче ел авыл халкы үзара салым акчалары җыюда актив катнаша. Бу акчаларга иң мөһим мәсьәләләр хәл ителә. Үткән еллардагы кебек үк, быел да үзара салым акчалары 100% җыелган (96 мең сум) һәм республикадан тагын 384 мең сум алганнар. Әлеге акчалар өлешчә суүткәргечләрне алыштыруга, чүп-чар җыю һәм чыгаруга юнәлдерелгән, урам яктырткычлары ремонтланган, юлларны кардан чистартканнар, парк тирәсе тотылган.
2015 елда Бердәм Россия партиясе әгъзалары Яңа ел чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнар.
(Ахыры киләсе санда)Аларның эш нәтиҗәсе - Республика конкурсында катнашу булган, алар беренче урын яулаганнар һәм 300 мең сум акча алганнар, бу акчалар 2016 елда авылны төзекләндерүгә тотылган.
Архангел авыл җирлеге башкарма комитеты "Лукойл" ПАО-ның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Халык мәдәнияты дөньясы" проекты белән җиңүче булган (җитәкчесе авыл мәдәният йорты директоры Наталья Таротина) һәм 240 мең сум акча алган. Химаячеләр биргән акча 72 мең сум тәшкил иткән. "Лукойл" ПАО оештырган конкурста "Экология" номинациясендә "Живи и пой Архангельский родник" проекты өчен (җитәкчесе авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк) 200 мең сум акча алганнар. Химаячеләр биргән акча 90 мең сум тәшкил иткән. Бу акчага чишмә төзекләндерелгән. "Лукойл" ПАО оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Спорт" номинациясендә "Спорт һәркем өчен" проекты (җитәкчесе мәктәп директоры Татьяна Дмитриева) 150 мең сум акча китергән. Химаячеләр биргән акча 68 мең сум тәшкил иткән.
Халык сәламәтлеге
Дмитрий Апраксин күптән түгел эшли башлаган фельдшер-акушерлык пункты участогында Бистәдә яшәүче 63 кешенең җитди авыруы булу билгеләп үтелде, шуларның 40-ы 1-3 төркем инвалид. Узган ел ФАП аша 78623 сумлык (1 кешегә 175 сум туры килә) дару сатылган. Ташламалардан файдаланучыларның социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, акча алуны өстен күргән. Шунлыктан баш тартучылар табиб билгеләгән даруларны кабул итәләрме-юкмы - моны күзәтү мөмкин түгел. Кайбер кешеләрне пунктка чакырып китереп тә булмый. Шулай да фельдшер яшь, инициативалы егет, ул пациентларны планда каралган һәм планнан тыш тикшерү - карауларга китерү җаен карый һәм таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев