Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архангел Бистәсеннән Шумковлар династиясе ТАССРның 100 еллыгы юбилей медаленә лаек булды

Авыл хуҗалыгында династиянең гомуми стажы 140 елдан артык.

Шумковлар гаиләсе безнең районда лаеклы механизаторлар һәм терлекчеләр гаиләсе буларак билгеле.
Әлеге династия 1950 елда 7 яшендә колхозда эшли башлаган Иван Иванович Шумковтан башлана. Атларда печән, урман ташый ул. 14 яшендә «Беларус» тракторына, ә армиядән соң МТЗ-50 тракторына утыра. Эшендә яхшы күрсәткечләре өчен ул грамоталар, премияләр белән бүләкләнә, «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеменә ия.
Аның улы Анатолий Иванович Шумков хезмәт эшчәнлеген 1980 елда «Архангельское» КФХның авыл хуҗалыгында башлый. Шунысын да әйтергә кирәк, Анатолий 2008 елдан алып 2015 елга кадәр нефтьчеләрдә эшләгән. Ничек кенә булмасын, аның күңеле җиргә тартыла һәм ул кабат авыл хуҗалыгына әйләнеп кайта. Анатолийның хатыны Светлана һәм улы Сергей да авыл хуҗалыгында эшлиләр.
И.И. Шумковның кызы Наталья Мельникова Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, туган авылына кайткан. 22 ел КФХда хисапчы булып эшли, аннары фермага яңа туган бозауларны карарга керә. Аның эшенең уңай нәтиҗәләре КФХ җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр билгеләп үтелә. Ире Андрей Мельников механизатор-профессионал. Ике уллары, Михаил (механизатор) һәм Олег (терлекче), шулай ук киленнәре Татьяна (бозау караучы) һәм Юлия (сыер савучы) дә КФХның җаваплы хезмәткәрләре.
27 майда район башлыгы Вячеслав Козлов Шумковлар династиясенә «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медален тапшырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, КФХ җитәкчесе Татьяна Белоглазова һәм Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк Шумковлар - Мельниковлар гаиләсен бүләкләр һәм котлаулар белән хөрмәтләделәр. Авыл мәдәният хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бүләкләнүчеләрне һәм кунакларны зур булмаган концерт белән сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X