Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл көне генә түгел, бәйрәм бу!

    Үткән шимбәдә Акбүредә оештырылган зур бәйрәм чарасы авыл юбилеена – Тат. Волчьяны Акбүре исеменә алмаштыруга 25 ел тулуга багышланган иде.


    Бәйрәмгә авылда яшәүчеләр, тирә-як авыллардан халык җыелды, шунда туып үскән кешеләр һәм байтак кына кунаклар да кайткан иде. Бәйрәмне алып баручылар Галия Миншина һәм Гөлия Вәлиуллина чара башында ук якташыбыз, үзе эшләгән өлкәне тиешле югарылыкка күтәргән, авылдашлар, авыл өчен изге гамәлләр кылган, үзеннән соң тирән эз калдырган һәм хөрмәт яулаган легендар шәхес Әнвәр Мәхмүт улы Залаков турында сөйләделәр (кызганычка каршы, ул 2018 елда вафат булды һәм туган авылында җирләнде).
    Нәкъ менә Әнвәр Залаков аркасында Тат. Волчья атамасы бик матур Акбүре исеменә алмаштырылды. Указга 1994 елның 24 июнендә ТР Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан кул куелган иде. Һәм менә беренче юбилей, ул “Акбүре” җыры белән башланды.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов җыелучыларның барысын да әлеге бәйрәм белән җылы котлады, исәнлек-саулык теләп, ул җирле АҖ башкарма комитеты секретаре Рузалия Мотыйгуллинага район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды (рәсемдә).
    Аннан соң бәйрәм котлавы белән Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов чыгыш ясады. Ул шушы еллар дәверендә авылда ниләр эшләнүен санап чыкты, авылның актив һәм лаеклы кешеләрен атады, аларның күпчелегенә бүләкләр тапшырды.
    Алар арасында иңне-иңгә куеп 60 ел бергә гомер иткән Харис һәм Мингаян Рамазановлар, 90 нчы елларда җирле үзидарә органнарында эшләгән Минвәли Яһудин, Рәшит Рәхимов һәм башкалар бар иде. Истәлекле бүләкләр 1994 елда туган балаларга (аларга хәзер 25 яшь), шулай ук быелгы 9 сыйныф чыгарылыш укучыларына, шушы елда үзләренең якыннарын югалткан гаиләләргә, инвалид балаларга да тапшырылды.
    Иң чиста һәм төзекләндерелгән шәхси йорт Равил Шәйхетдиновныкы дип танылган, аңа да бүләк тапшырылды.
    Сүз уңаенда, бу көнне бүләкләр байтак иде, чөнки 30 га якын кеше (авылда яшәүче һәм шунда туып үсеп читтә яшәүчеләр), шулай ук “Татмелиорация” компаниясе бәйрәмнең химаячеләре булды.
    Бәйрәм программасына Сабантуйда үтәчәк барлык чаралар да кертелгән иде – уеннар, аттракционнар, ат чабышлары, концерт программасы. Җирле артистлар да, күрше авыллардан һәм Казаннан килгән – Татарстанның халык артистлары Рәшит Сабиров, Резидә Шәрәфиева, шулай ук популяр җырчы Наил Табанаковлар көн буе үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
    Бәйрәмгә республикадан күп кенә көрәшчеләр килгән, алар арасында безнең якташыбыз, спорт мастеры һәм 2019 ел район Сабан туе батыры Булат Мусин да бар иде. Нәтиҗәдә ул төп батыр калды. Ә җирле көрәшчеләр арасында Рәмис Шәйдуллин барыннан да көчлерәк булды – аның җилкәсенә химаяче Фәнил Залаковтан традицион приз – тәкә салдылар.
    Авылның исемен алмаштыруга 25 ел тулган юбилей көне акбүрелеләр һәм кунаклар күңелендә менә шундый матур һәм күңелле истәлек булып калыр.
    P.S. Шул ук көнне кич белән яшьләр дискотекасы, шулай ук төрле елларда мәктәп тәмамлаган чыгарылыш укучылары очрашулары да булды.
    Азат Мусин.
    Вәсил Вәлиуллин фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: