Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башлангыч мәктәп укучылары Зирекле музеенда булганнар

Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее балалар өчен кызыклы экскурсияләр үткәрүен дәвам итә. 25 сентябрьдә музей хезмәткәрләре үзләрендә Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасы укучыларын кабул иткәннәр.

Бу хакта редакциягә музей мөдире Лидия Лотфуллина хәбәр итә:

«Бүген халкыбызның милли тарихи үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, 4 «в» сыйныфы укучылары Яңа Чишмә районының башлангыч мәктәп - балалар бакчасы укытучысы Гөлназ Рафис кызы Айсамова җитәкчелегендә музейда дәрес-сәяхәттә булдылар. Музей хезмәткәрләре балалар өчен күргәзмә заллары буйлап  танып-белү экскурсиясе үткәрде. Алар әби-бабаларының көнкүреш әйберләре турында рәхәтләнеп тыңладылар, тәкъдим ителгән әйберләрне кызыксынып карадылар, хәтта кул тегермәнендә үзләре он ясарга да тырыштылар. Балаларга интерактив форматтагы чара бигрәк тә ошады. Ә соңыннан алар тәмле ризыклар белән сыйландылар. Экскурсия ахырында кунаклар музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп, тагын бер кат килергә сүз бирделәр».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев