Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетләре - туган җирләрдә

Авыл хатын-кызына бәхет өчен күп кирәкме?

Архангел Бистәсе хатын-кыз җилкәсендә тора дисәң дә ялгыш булмастыр. Авыл җирлеге башлыгы - хатын-кыз, КФХ башлыгы - хатын-кыз, бюджет оешмаларының барлык җитәкче урыннарын да хатын-кызлар биләве моңа дәлил булып тора. Һәм эшче һөнәрләре арасында авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләренең шактый өлешен шулай ук хатын-кызлар алып тора.

Мәсәлән, сөт саву буенча алдынгы сыер савучыларның район сводкасында  «Архангельское» КФХ» фермасы хезмәткәрләре - Наталья Моторина, Лидия Алешина, Светлана Урядникова, Валентина Поварницына һәм Татьяна Любимова исемнәре даими күрсәтелә. 

- Бу безнең иң тырыш һәм даими эшләүче хатын-кызлар бишлеге.  Алар, чираттагы ялда да булмый диярлек һәм сәбәбе - аларны алыштырырлык сыер савучылар булмауда түгел, ә ял иткән арада сыерлар төркеме үзгәрүдән куркалар. Һәм эш, әлеге дә баягы, тагын шул алыштыргысыз сыер савучылар хезмәтенә ышанмауда түгел, ә сыерларның үзләре дә, үзгәрешне сизеп, стресс кичерүләрендә һәм шул рәвешле сөтләрен киметүдә. Аларны яңадан элекке хәлгә «кайтару» өчен шактый вакыт кирәк булачак, - дип сөйли КФХ башлыгы Татьяна Белоглазова. 

Авыл хатын-кызына бәхет өчен күп кирәкме?

Без бу язма геройлары белән кичке савымга бер сәгать кала очраштык. Очрашуга өч хатын-кыз - Наталья, Светлана һәм Лидия килгән иде. Гадәттә мондый чакыруларга даими килүче Валентина һәм Татьяна, җитди сәбәпләр аркасында, килә алмадылар.

Һәркайсының иңбашында сыер савучы булып эшләү стажы зур: Наталья Моторина - 25, Светлана Урядникова - 28 (ул мәктәпне тәмамлаганнан соң ук фермага эшкә килгән), Лидия Алешина - 17 ел (ул алар арасында иң яше). Аларның дуслары - Валентина һәм Татьянаның стажы 27 һәм 32 ел тәшкил итә.

Әйе, мин аларны дуслар дип атап ялгышмадым. Алар моны үзләре дә раслый: эштә һәрчак бергә булулары, уртак кызыксынулары, әйтик, сыерларның җитештерүчәнлеген яхшырту (савым да, бозаулар үрчеме алу да). Кызлар барысы да төрле, әмма барысының да уртак яклары бар, бу - туган авылын һәм аның тирә-ягын ярату, хөрмәт итү.

Дуслар арасында эштә ярыш дигән нәрсә бармы икән соң? Әйе, дип уйлаган идем, ләкин алар үзләре моны инкарь итәләр.

КФХ һәм ШЯХ 

- Әгәр без ярышсак, бер-беребезгә ярдәм итмәс идек.  Һаман да бертигез шартларда эшлибез: сыерлар токымы бер үк (аларны яшь бозау чагыннан алып савым сыеры булганчыга кадәр үзебез үстерәбез); терлекләр өчен азык җитәрлек бирелә (күпме кирәк, шул чаклы ал), сөтүткәргечләр, азык өләшү җайланмасы да бар.  Бернәрсәдә дә аерма юк, шуңа күрә сыердан сөт саву күләме тышкы факторларга бәйле түгел, ә безнең кәефкә бәйле. Ә без барыбыз да кешеләр, барыбызның да кәефе, үзен хис итүе үзгәрә, әгәр күңелдә борчу булса-  ул хайваннарга да күчә бит. Шуңа күрә күрсәткечләр дә үзгәрә: йә берсе алдынгылар рәтенә чыга, йә икенчесе.  Көндәшлек нәрсәгә кирәк, - ди Наталья Моторина.  Лидия белән Светлана да, Наташаның сүзләрен хупладылар.

Лидия Алешина болай дип тә өстәде: «Әле бит безнең ирләребез дә фермада эшлиләр һәм аларның безгә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Алар безнең җитештерүдә дә, өйдә дә төп ярдәмчеләребез».  
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында Моториннар да, Алешиннар да шактый терлек асрыйлар. Хуҗалыкларда савым сыерлары гына да 7шәр баш. Әлегә кадәр Урядниковларның да сыерлары булган, әмма Светлана коронавирус белән авырап киткәч, ирләр (ире һәм уллары) аңа конкрет сорау куйганнар: КФХмы, әллә ШЯХмы?, дигәннәр. Дөрес юлны сайлау кыен булган: йорттагы сыерлар да, фермер сыерлары да кызганыч. Ул икенчесен сайлаган, чөнки Света коллективта эшләргә күнеккән. 

Эшсез утырырга яратмыйлар

Авыл хатын-кызлары чын хезмәт ияләре һәм эшсез утырырга күнекмәгәннәр, ничек  ял итәсез, дигән сүз чыккан саен, бу сүзләрнең дөреслегенә инанасың. 

НАТАША үз йортын, өен бик ярата. Алар ире Сергей Моторин белән өйне гел җиһазландырып торалар, матурлык һәм уңайлылык өстиләр. Ә моның өчен, ягъни акча җитәрлек булсын өчен, зур хуҗалык тоталар. 

Авыл хатын-кызына бәхет өчен күп кирәкме?

Наталья белән Сергейның өч баласы бар - барысы да инде зурлар: Вика - өлкән кызлары, кияүдә, ире Денис белән өч балалары бар.  Түбән Камада яшиләр, «Химкомбинат»та эшлиләр, техникумны тәмамлагач, Моториннарның икенче кызы Лена да шунда эшкә урнашкан. Ә менә улы Сергей Сергеевич әти-әнисе янында калган, әлегә өйләнмәгән, нефтьче булып эшли.

Бөтен гаилә сөт продуктларын бик ярата, шуңа күрә Наталья эремчек ясый, сырлар, камыр ризыклары пешерә. Йокларга ятар алдыннан, ял турында хыяллана, мәсәлән, Бәкер санаториенда. Ә иртән, сызылып алсу таң атуга (моннан да матуррак нәрсә бармы икән!), бу хыялын оныта.  Һәм рәхәтләнеп яңа эш көнен башлап җибәрә.  

ЛИДА. Алар ире Иван Алешин белән 17 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбиялиләр, өлкәне Петр инде Чистай техникумында укыса да, аның турында да әти-әни кайгыртып тора, Александр - тугызынчы сыйныфта һәм Светлана өченче сыйныфта укыйлар.   Өчесе дә мәктәп укучылары булганга, уку елы башлану белән өйдәге мәшәкатьләр дә арта. 

- Каникул көннәрендә балалар рәхәтләнеп безгә хуҗалыктагы эшләрдә булышалар, ә укулар башлангач ярдәм итәргә вакытлары аз кала, - ди күп балалы әни. - Хуҗалыкта эшебез күп, әмма сөт тапшырып, гаиләгә яхшы өстәмә акча да керә, дигән сүз, хезмәт хакы да әйбәт безнең.  Сөт булгач, өйдә дә һәрвакыт тәмле һәм файдалы ризыклар бар.

Авыл хатын-кызына бәхет өчен күп кирәкме?

Җәй - елның иң матур вакыты. Җәй көне табигать кочагында булу өчен һәрвакыт вакыт табыла. Алешиннар кайчакта кармак тотып Шушма елгасы буенда утырырга яраталар: тынлыкта икәү генә булу бик тә рәхәт.

СВЕТЛАНАның 44 яшендә бәхет өчен кирәкле бөтен нәрсәсе бар: гаиләсе, эше, дус кызлары, йорты, машинасы (8 ел руль артында), ә иң мөһиме, гаиләдә өч ир-ат: ире һәм ике улы бар, алар аны яраталар һәм кайгырталар. Гаиләдә бер-берсен кайгыртып яшиләр: Светлана тәмле бәлешләре белән һәркемне сыйларга ярата.

Авыл хатын-кызына бәхет өчен күп кирәкме?

Светлана һәм Николай Урядниковлар тиздән бергә яшәүләренең көмеш юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Шушы еллар эчендә алар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олысы Сергей СМП «Нефтегаз»да эшли, әти-әнисе белән яши, кечесе Дмитрий Казанда яши һәм эшли. 

Света ниләр турында хыяллана, дисезме? Ул оныклар турында хыяллана: аның авылы кышын да, җәен дә һәрвакыт шундый матур булып калуын, кешеләрнең һәрчак ачык йөзле булуын, Архангел Бистәсендә тормышның кайнап торуын тели. 

Авыл хатын-кызына бәхет өчен шулкадәрле үк күп кирәкме икән? Юк, аңа күп нәрсә кирәкми: янәшәсендә  ышанычлы ир җилкәсе һәм балаларының исән-сау булуы гына мөһим. Ә ул үзе исә үзенә моңаеп утырырга ирек бирмәячәк, аның өчен һәрвакыт күңеленә ятышлы эш табылачак, аңа дуслар да эзләргә кирәкми - алар һәрвакыт янәшәдә, бу - хезмәттәшләре, күршеләре, элеккеге сыйныфташлары.  Авыл халкының бер-берсенә мөнәсәбәте үзенә бер төрле. Авыл тормышында иң мөһиме - табигать белән гармония бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев