Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белешмәне күпфункцияле үзәктә алырга була

Пенсия күләме турындагы белешмә пенсионерның керем чыганагын һәм күләмен раслаучы рәсми документ булып тора. Акча күләмен күрсәтүдән тыш, белешмәдә пенсия билгеләү срогы турындагы информация дә була.

Ул төрле төр пособие һәм социаль өстәмәләр (мәсәлән, торак субсидияләрен һ.б. рәсмиләштергәндә), банкта кредит, федераль ташламалар рәсмиләштергәндә салым органнарына һәм башка очракларда кирәк булырга мөмкин. Шуның белән бергә хакимият органнары ведомствоара электрон үзара бәйләнешнең Бердәм системасына тоташтырылган булырга һәм пенсия билгеләү, аның күләме һәм башка социаль түләүләр турындагы информацияне электрон формада алырга тиешләр, ягъни алар гражданиннан әлеге информацияне бирүне таләп итәргә тиеш түгел.
Моннан тыш, РПФ пенсия күләме һәм башка социаль түләүләр, шулай ук индивидуаль лицевой счеттан өземтәләрне күпфункцияле үзәктә (МФЦ) алу мөмкинлеге турында да хәбәр итә. Адресы: Яңа Чишмә авылы, Ленин ур., 37 “а” йорты, тел.: 2-33-10. МФЦ дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә иртәнге сәгать 8 дән 17.00 га чаклы, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать 8 дән 19.00 га чаклы һәм шимбә сәгать 8 дән 13.00 га чаклы эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X