Беренче мәртәбә - беренче сыйныфка
Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасының беренче сыйныфына 35 укучы килде. Ә биредә яңа уку елында 130 укучы белем алачак һәм тагын 33 бала балалар бакчасында тәрбияләнәчәк.
Беренче сыйныф укучылары, нигездә үз бакчаларыннан, шулай ук «Золотой ключик» һәм «Ландыш»тан.
Мәктәп директоры Ирина Лихачева укучыларны һәм аларның ата-аналарын, укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, район хакимияте ярдәме белән мәктәптә шактый ремонт үткәрелүен, укучыларның уңайлы, яңартылган сыйныфларга килүләрен билгеләп үтте. Ул хезмәттәшләренә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да уңышлы уку елы теләде.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова яңа уку елы башлану белән барлык катнашучыларны җылы сәламләде, уку елының кызыклы, уңышлы һәм нәтиҗәле булуын теләде.
Укытучылар һәм үзләренең әти-әниләре каршында мәктәп укучылары да чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында яхшы укырга һәм мәктәп тормышында актив катнашырга вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев