«Беренчеләр хәрәкәте» активистлары өлкән буынга хөрмәт күрсәтә
«Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең активистлары «Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре белән берлектә Яңа Чишмә Интернат йортында булганнар.
Балалар Интернатта яшәүчеләргә фоамираннан ясалган открыткалар һәм кул эшләнмәләре бүләк иткәннәр.
«Шулай ук «Көзге пейзаж» иҗади мастер-классы да оештырылды. Әбиләр һәм бабайлар зур кызыксыну белән рәсем ясадылар, ә кайберләре безнең егетләр һәм кызлар белән биеп тә алдылар», - дип хәбәр итә редакциягә «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев