Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең күңелләрдә – Җиңү истәлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаганга 70 ел тулу көне якынлаша бара. Бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләү өчен районда мәктәп директорлары һәм аларның оештыру эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинарлар үтә. 12 мартта Ленино мәктәбендә дә шундый чара үтте. Семинарга һәлак булган һәм вафат булган сугыш ветераннарының истәлеген торгызу буенча зур эшләр башкаручы...

Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаганга 70 ел тулу көне якынлаша бара. Бу юнәлештә нәтиҗәлерәк эшләү өчен районда мәктәп директорлары һәм аларның оештыру эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинарлар үтә. 12 мартта Ленино мәктәбендә дә шундый чара үтте.
Семинарга һәлак булган һәм вафат булган сугыш ветераннарының истәлеген торгызу буенча зур эшләр башкаручы Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов һәм ветераннар советы рәисе Александр Скоков чакырылган иде.
Көн башында югары сыйныф укучыларының безгә күрсәткән строевой хәзерлек смотрын мәктәп кунаклары бик әйбәт дип бәяләде. Бу эштә ТИН укытучысы Рәис Хәсәнов һәм адымнарын төгәл һәм синхрон башкарырга өйрәнгән укучыларның хезмәте зур булган. Шул ук балаларны, һәм башкаларын да, без "Истә тотабыз һәм горурланабыз" дип аталган музыкаль-әдәби композиция башкарганда - сәхнәдә дә күрдек. Балалар чыгышында, бу композициядә аларның нәрсә турында җырлауларын, биюләрен, шигырьләрен аңлап, җаннарын-тәннәрен биреп башкаруларын тойдык. Афәрин, балалар. Укучылар хәзерләгән тәкъдир итү чарасы, гомумән, гаҗәпкә калдырды. Мәктәптәге атмосфера патриотлык хисе белән сугарылган, сәхнә дә шәп бизәлгән. Коридор стеналарында, классларда мәгълүматый стендлар, күргәзмәләр, плакатлар, альбомнар урнаштырылган, алар бар да үткән сугыш, тыл хезмәтчәннәренең хезмәте, сугыш кырларында ятып калган һәм әйләнеп кайткан һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан якташлары турында. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Маргарита Демидова мәктәп буйлап бик матур экскурсия үткәрде.
9 сыйныфларда тарих дәресендә һәм 6 нчыларда класс сәгатендә булып, без укучыларның тарихны әйбәт белүләрен күрдек, данлыклы, истәлекле вакыйгалар булган көннәрне, кеше исемнәрен дә әйбәт ятлаганнар.
-Мәктәп бик күп тарихи материал (якташларының фоторәсемнәрен, хатларын) туплаган, нәтиҗәле эш башкарылган, - дип билгеләп үтте Мидхәт Газыймов. Чын-чынлап музей хезмәткәре булган шәхес: -Миңа крестьян ызбасы сыйфатында бизәлгән мәктәп музее бик ошады, анда музейларда сирәк очрый торган кайбер предметлар да куелган, аларда әле туку станогы да бар иде, анысын райондагы туган якны өйрәнү музеена бүләк иттеләр, - дип тә өстәде.
Семинарга район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк та әйбәт бәя бирделәр. Теманың дәвамы булып, шул ук Ленино мәктәбе залында юбилей датасына хәзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының җиденче утырышы үтте. Җыелган халыкка авыл җирлекләре башлыклары, бүлек җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре кушылды.
Үткән утырыштагы беркетмәнең үтәлеше турындагы отчет укылды:
-1990 елның 12 июненнән соң үлгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар каберенә куелмаган кабер ташлары буенча эш үтәлә (башкарыла);
-үлгән сугышчыларның каберләренә бушлай һәйкәлләр кую мәсьәләсе буенча тиешле документлар җыюда бераз кыенлыклар бар;
-һава шартларын исәпкә алып, Бакташ авылына юл булмау сәбәпле, әлегә стела урнаштыру мөмкин түгел;
-Яңа Чишмәдә "Тыныч вакытларда вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына" һәйкәлендә рус һәм татар телендәге язуларны урнаштыру буенча эш алып барыла;
-районда район территориясендә яшәүче сугышта катнашучыларга шефлык итү дәвам итә, яшьләрне хәрби патриотик тәрбияләү буенча эш алып барыла;
-ветераннарга сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү буенча РҮХ үз эшен активлаштыра;
-башка районнарда һәм шәһәрләрдә торак алып яшәүче ветераннарны, тол калган хатыннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңүнең 70 еллыгы белән котлау өчен исемлек төзелгән, андыйлар 21 кеше исәпләнә;
-сугыш ветераннарына сыйфатлы социаль ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә;
-10 мартта "Җиңү" фондына хәйрия акчалары күчерү үтенече белән район учреждениеләренә, оешмаларга, предприятиеләргә һәм КФХ-ларга хатлар җибәрелгән.
Аннан соң бәйрәмгә хәзерлек буенча агымдагы мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Вячеслав Козлов, ветераннарның иске йортларындагы череп беткән коймаларга табличка куелырга тиеш түгел, диде. Чыннан да, аларның берсе дә яңа йорт яки фатирсыз калмаганлыгын без беләбез дә бит, тик читтән килүчеләр ярым җимерелгән иске йортлардагы "Монда Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны яши" дигән язуга игътибар итәләр һәм аларның район турында нинди уй-фикердә калуларын аңлыйсыздыр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк катнашучыларны 2 ай дәвамында - 9 май һәм Бөек Җиңүне бәйрәм итү көненә кадәр - үткәреләсе бәйрәм чаралары планы белән таныштырды.
Планда барлык вак-төякләргә хәтле исәпкә алынган, реклама, авылларны һәм район үзәген төзекләндерүдән башлап, ветераннар өчен хәйрия акцияләре, спартакиадалар, эстафеталар, конкурслар, күргәзмәләр, Хәтер маршы, концертлар, фильмнар күрсәтү, фестивальләр үткәрү һ.б. кадәр.
9 майда район үзәгендә техника парады, аннан соң район халкының, шул исәптә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, ата-бабаларының зурайтып ясалган фоторәсемнәрен күтәргән балаларның, бәйрәм маршы үтәчәк. Сәгать 10 да митинг булачак, тантаналы шартларда веноклар куелачак, көне буе халык бәйрәм итәчәк (кыр кухнясы, җирле артистлар чыгышы һ.б.), кич белән бәйрәм концерты булачак һәм 22.00 сәгатьтә Җиңү салюты биреләчәк.
Менә шул рәвешле без Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга һәм бәйрәм итәргә тиешбез. Үзләренең сугышчан яки хезмәт батырлыклары белән безгә матур тормыш бүләк итүчеләрне онытмасак иде. Әлеге чараларда, чыннан да, аларга мактаулы урыннар табылыр дип өмет итәбез.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев