Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бик шәп механизатор

    Бу ат­на­да "Әх­мәт­вә­ли­е­ва Г.Г." КФХ ме­ха­ни­за­то­ры Мир­за Га­ли улы Сат­да­ров үзе­нең юби­ле­ен - 55 яшь ту­лу­ны бил­ге­ләп үт­те. Мон­дый ке­ше­ләр ту­рын­да: "Кай­да ту­ган, шун­да ки­рәк бул­ган", ди­ләр. Мир­за 40 ел­дан ар­тык ту­ган җи­рен­дә трак­тор­чы бу­лып эш­ли һәм эшен на­мус бе­лән ты­ры­шып баш­ка­ра. Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Без фер­мер ху­җа­лы­гы баш­лы­гы Гөл­чә­чәк Әх­мәт­вә­ли­е­ва бе­лән бер­гә­ләп Сат­да­ров­лар­да ку­нак­та бул­дык һәм Мир­за Га­ли улын юби­лее бе­лән кот­ла­дык. Ху­җа­ның өен­дә бар нәр­сә үз ку­лы бе­лән эш­лән­гән, бар җир­дә аның ос­та ку­лы си­зе­леп то­ра. Гөл­чә­чәк Гус­ма­н кызы үз ме­ха­ни­за­то­ры ту­рын­да ба­ры әй­бәт фи­кер­дә: "Мир­за Га­ли­ улы бик җа­вап­лы хез­мәт­кәр, үзе­нә бер­ке­тел­гән Т-150 трак­то­рын, ис­ке бул­са да, һәр­ва­кыт тө­зек то­та. Җа­нын-тә­нен би­реп эш­ли, ул туф­рак эш­кәр­тә, бар­лык авыл ху­җа­лы­гы эш­лә­рен сый­фат­лы итеп баш­ка­ра", - ди.

    Мир­за 1957 ел­ның 16 гыйн­ва­рын­да Сөл­чә­баш авы­лын­да ту­ган, бик яшь­ли әти­сез кал­ган, әни­се Са­ния Са­бир кы­зы ял­гы­зы өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән. Ба­ла­чак­тан ул алар­ны хез­мәт­не яра­тыр­га өй­рәт­кән. Та­тар Бул­чие авы­лын­да 8 сый­ныф­ны тә­мам­ла­ган Мир­за Ак­таш учи­ли­ще­сы­на ке­реп, киң про­филь­ле ме­ха­ни­за­тор бел­геч­ле­ге алып чык­кан. Ал­да­гы тор­мы­шын ту­ган ягы, трак­тор бе­лән бәй­лә­гән. Мир­за Га­ли улы­ның хез­мәт ста­жы ин­де 40 ел, шу­ның 30 елын ул Т-150 һәм соң­гы 25 елын бе­рүк трак­тор­да эш­ли. Тәҗ­ри­бә­ле ме­ха­ни­за­тор­ның ты­рыш­лы­гы ар­ка­сын­да гы­на әле­ге ис­ке трак­тор озак ел­лар хез­мәт итә һәм бер­кай­чан да сы­нат­мый. Эш күп бул­ган ва­кыт­лар­да Мир­за кө­не­нә 20шәр сә­гать эш­ли. 2010 ел­да ул, ва­кыт бе­лән исәп­ләш­ми­чә, электр үт­кәр­геч ли­ни­я­ләр­дә­ге ава­ри­я­ләр­не бе­те­рү бу­ен­ча кө­нен дә, тө­нен дә энер­ге­тик­лар­га бу­лыш­кан. Хә­зер кыш­кы көн­нәр­дә Мир­за фер­ма­да тер­лек­че бу­лып эш­ли, трак­тор бе­лән авыл­да­гы юл­лар­ны кар­дан чис­тар­та.

    Ха­ты­ны Кәү­сә­рия бе­лән бер­гә­ләп (алар 32 ел бер­гә го­мер итә­ләр) өч ул тәр­би­я­ләп үс­тер­гән­нәр, онык тәр­би­я­ләр­гә бу­лы­ша­лар. Олы­рак­ла­ры үз га­и­лә­лә­ре бе­лән ае­рым яши­ләр, ә ке­че­се (без аның ха­кын­да күп­тән тү­гел ге­нә яз­ган идек ин­де) рә­сәй ар­ми­я­се саф­ла­рын­да хез­мәт итә.

    Эш­тән буш ва­кыт­ла­рын­да Мир­за Гали улы үзе­нең яр­дәм­че ху­җа­лы­гын­да шө­гыль­лә­нә, ан­да сы­ер, са­рык­лар, та­вык­лар, каз­лар, үр­дәк­ләр бар. Бак­ча­да бә­рәң­ге, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш үс­те­рә­ләр. Ху­җа­ның са­ра­ен­да ту­лы тәр­тип, үт­кән ел­да ул үз кул­ла­ры бе­лән яңа мун­ча тө­зе­гән, кыс­ка­сы, ку­лын­нан кил­мә­гән эше юк аның.

    Без Мир­за Га­ли улын юби­лее бе­лән кот­лый­быз, аңа нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­хет һәм га­и­лә­се­нә имин­лек те­ли­без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: