Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Депутатлар фракциясе күп мәсьәләләрне хәл итә

    Яңа Чишмә муниципаль район Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе бар, аны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкли.

    Ай саен фракция җыелышлары уза, анда район тормышындагы барлык мәсьәләләр карала.
    Безнең Советның депутатлар фракциясе эшчәнлеге республикада иң яхшыларның берсе булып санала.  2018 елда башкарылган эшләр нәтиҗәсе буенча фракция муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында депутатлар фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга беренче республика конкурсында Гран-при алган.
    Фракция җитәкчесе Надежда Попкова республика делегациясе составында тәҗрибә уртаклашу һәм әлеге регионда эшләүче хезмәттәшләре эшен өйрәнү өчен Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә булган.
    2019 елның 15 мартында Яңа Чишмәдә “Бердәм Россия” БСП депутатлар берләшмәсе республика координацион советының күчмә гомуми җыелышы булып узуы да безнең депутатлар фракциясенең яхшы эшләвен белдерә.
    Җыелышны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
    Җыелышта Яңа Чишмә районында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы доклад белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ә җыелыш алдыннан форумда катнашучылар җирле РҮХ дә (анда капиталь ремонт ясалган), Николай Скоковның ат заводында һәм Шахмайда Илдар Гарифуллинның гаилә фермасында булдылар.
    - Надежда Ивановна, депутатлар фракциясе күз уңында районның социаль – икътисадый үсешендә тагын нинди юнәлешләр бар?
    - Безнең фракция эшендә тагын бер өстенлекле юнәлеш булып ШЯХ га ярдәм итү һәм үстерү тора. Бүгенгесе көндә район акчалары хисабына ШЯХ ны үстерү буенча муниципаль программага туры китереп мини-фермалар төзегәндә чыгымнарны каплауга 675 мең сум акча бүлеп бирелгән. Хәзер шуларның төзелешен тәмамлап килүче ШЯХ лар өчен субсидияләрнең икенче траншын бүлеп бирү карала, ә андыйлар бездә бишәү. Болар – Акбүре АҖ дән Гөлнара Ломанова, Архангел АҖдән Михаил Рукавишников, Екатерина АҖ дән Павел Хорьков, Чабаксар АҖ дән Евгений Якимкин һәм Шахмай АҖ дән Альберт Галиевлар.
    Шулай ук 2019 елның беренче ярты еллыгында 50х50 программасы буенча ШЯХ ларга 15 сөт саву аппараты тапшырылды, август-сентябрьдә тагын 12 аппарат тапшырырга ниятлибез.
    - Инвалид балалар тәрбияләнүче, шулай ук күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре дә фракция контролендә булуын мин беләм. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?
    - Ярты ел эчендә шундый гаиләләргә иминлек тәэмин итәргә тиешле барлык хезмәтләрне чакырып әлеге категория кешеләр белән 6 очрашу үткәрелде. Шуларның кайберләренә конкрет матди ярдәм күрсәтелгән, белгечләр консультациясе үткәрелгән.
    Безнең депутатлар фракциясе иҗтимагый оешмалар белән бергә алкогольне чиктән тыш күп кулланучы, шуның аркасында еш кына эшкә урнашмаучылар белән дә билгеле бер эш үткәрә. 2019 елның 6 аенда шундый 190 кешедән 29 ы кодлаштырылган, 22 се – дәвалану узды, ә 31 кеше берничә кат профилактик әңгәмәдән соң мөстәкыйль рәвештә эчүен ташлады, 14 кеше эшкә урнаштырылды.
    - Депутатлар фракциясе җыелышларында тагы нинди мәсьәләләр карала?
    - Район тормышындагы барлык бик әһәмиятле мәсьәләләр дә дип әйтергә була. Алар арасында үзара салым акчаларын максатлы һәм нигезле файдалану, “Бердәм Россия” партиясенең милли проектларын тормышка ашыру торышы (алар районда бишәү, агымдагы елда дүртесе тормышка ашырыла), шулай ук балаларның ялын оештыруга, мәгариф, мәдәният һ.б. кагылышлы мәсьәләләр.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Надежда Ивановна.

    Азат Мусин.
    Автор фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: