Дөньядагы иң яхшы әнигә...
Акбүредә гомер итүче Харисова Рәшидә Хафиз кызына 1 октябрьдә 80 яшь тулды
Рәшидә Хафиз кызы улы белән. Ольга Иванова фотосы.
Бу тыныч холыклы һәм игелекле хатын-кызның язмышы гади генә булмаган.
Аның әти-әнисе кыз балага яшь ярым булганда аерылышкан. Әтисе икенче хатынга киткән, әнисе яңадан кияүгә чыккан. Кызчыкны кечкенәдән диярлек бабасы белән әбисе тәрбияләгәннәр. Аларның йорты 50 елга, икенче тапкыр кияүгә чыкканчыга кадәр, Рәшидә апа өчен туган нигезгә әверелгән. Инде хәзер барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйлик.
7 сыйныфны тәмамлагач, Рәшидә совхозда төрле эшләрне башкарган, дүрт ел хезмәт көненә генә эшләгән, 1962 елда, аңа 18 яшь тулгач, хезмәт кенәгәсен ачканнар. Егерме ел колхозда, аннары 13 ел дәвамында райПО системасында — сельмагта сатучы булып эшләгән.
Рәшидә апа 1964 елда кияүгә чыккан, әмма гаилә бәхете 3 ел гына дәвам иткән. Тракторчы булып эшләгән ире Мансур фаҗигале төстә һәлак булган — Нурлаттан кайтканда тракторы белән әйләнеп капланган. Шулай итеп, 23 яшендә Рәшидә апа яшь тә бер айлык кече улы Рафис белән ялгызы гына калган (аның әле өлкән улы да булган, әмма ул бер ай да яшәмәгән). Рәшидә апа хуҗалык тоткан, сыер, бозау, сарыклар асраган, совхозда, кибеттә эшләгән. Улын тәрбияләүдә аңа Әсма әбисе булышкан. Ул Рәшидә апаның үзен дә үстергән һәм кияүгә биргән. Оныкчыгы тугач әле аны тәрбияләү белән дә шөгыльләнгән.
— Әни көне буе эштә, дәү әбием белән без өйдә идек. Мине әнием һәм дәү әбием үстерделәр. Бабам мин туганчы ук 1955 елда үлгән, дәү әбием Әсма 90 яшькә кадәр яшәде, — дип искә ала Рафис.
— Улым кечкенә булганда да, үзен гаилә таянычы итеп хис итте, — дип сөйли Рәшидә апа. – Утын кискәндә, пычкының бер ягыннан мин тотсам, икенче башыннан ул тотты. Яшьтән үк һәрнәрсәдә булышты: савыт-сабаларны, идәннәрне юды, терлекләрне ашатты. Хатын-кыз эше дип тормады. Шөкер, игелекле, тыңлаучан булып үсте.
Үзе дә инде өч онык бабасы булган Рафисның әнисенә, гомумән, кешеләргә карата мөнәсәбәте бик игелекле. Монда барысы да: кайгыртучанлык та, наз да, ярату, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре дә чагыла. Кайберәүләргә өлкән яшьтәге әти-әниләргә карата мондый мөнәсәбәткә әле өйрәнергә дә, өйрәнергә кирәк.
Рафис Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, "Сельхозтехника«да агроном булып эшләгән, аннары 27 ел 118 нче Һөнәр училищесында агрономия нигезләрен укыткан, завуч һәм производствода укыту мастеры булган. Ул инде күптән Яңа Чишмәдә гомер итә, ә яшь чагында өйләнгәч, өч ел дәвамында хатыны белән үзе үскән йортта яшәгәннәр.
Утыз ел буе ялгызы гына яшәгәннән соң, Рәшидә апа 1994 елда кабат кияүгә чыга. Тол калган күршесе Габбас аңа тәкъдим ясый һәм үз йортында яшәргә чакыра. Рәшидә апаның икенче ире дә, Мансур абый кебек үк, бик хуҗалыкчан булып чыга. 93 кв. метрлы йортта барысын да ремонтлый, заманча итеп төзекләндерә. Габбас абыйның балалары да Рәшидә апаны хөрмәт иткәннәр, аңа әни дип дәшкәннәр.
Бәхеткә күмелгән тугыз ел гомер шулай узган, әмма бәла көтмәгәндә килә шул. Габбас абыйга инсульт була. Олы йөрәкле Рәшидә апа 12 ел урынга калган ирне тәрбияләп караган. Аның балалары һәм Рафис та әниләренә булышканнар. 2012 елда Габбас абый бакыйлыкка күчкән. Рәшидә апа өйдә ялгызы гына калган. Бүгенгесе көндә аның монда яшәвенә инде 30 ел.
Габбас абыйның балалары һәм улы Рафис Рәшидә апага дүрт онык һәм җиде оныкчык бүләк иткәннәр. Оныклары Казанда яшәсә дә, әбиләре янына кайтып йөриләр. 5 октябрьдә билгеләп үтеләчәк юбилейга Рәшидә апа 80гә якын туганнарын чакырырга уйлый. Өйдә урын күп, бүлмәләре дә уңайлы, газ, суүткәргеч, кайнар су да бар, мунчага да өйдән генә барасы. Ике табын әзерләргә планлаштыралар. Хәзер Рәшидә апа мәҗлескә хәстәрләнү эшләре белән мәшгуль. Килене Рәҗибә күптән түгел генә каенанасының өен җыештырырга булышкан. Бу аның икенче килене. 30 елдан артык бергә яшәгән Рафисның беренче хатыны Роза ике ел элек онкологиядән вафат булган иде.
Юбилей табынында гаиләнең яраткан милли ризыклары булачак, аларны Рәшидә апа бик оста әзерли. Әлбәттә, ул үзенең «фирменный» алма бәлешен дә пешерәчәк. Аңа, әлбәттә, туганнары да булышачак.
Шөкер, Рәшидә апа сәламәтлегеннән зарланмый, көч булганда, өйдәге эшләрне үзе эшләргә тырыша. Унлап тавыгы бар, моннан биш ел элек кәҗәсе дә булган, клумбада яраткан чәчәкләре гөрләп үсеп утыра, бакчасы да бар. Һәр җирдә дә тәртип. Әле күптән түгел генә түтәлләрне үзе казып чыккан. Рәшидә апа сүзләренчә, ул эшсез, кул кушырып утырырга яратмый. Балалар да ярдәм итәргә һәм хәлен белешергә килә. Рафис әйтүенчә, әнисе бар эшне дә белә: балта остасы да ул, агач эшенә дә кулы ятып тора, кул эшләрен дә булдыра. Рәшидә апа өй эшләреннән буш вакытта дини һәм әдәби китаплар укырга ярата, 50 яшеннән бирле биш вакыт намазны калдырмый. Күршеләре Миңнегөл, Зәйнәп, Гөлфирә апалар аңа кич утырырга керәләр. Авылда кыз туганы Зәйнәп (Казанда тагын ике кыз туганы бар, алар белән шалтыратышып торалар), килене Мөнәвәрә ( мәрхүм ир туганының хатыны) яши. Рәшидә апа үзе дә аларның барысына да куннакка йөри. Оныклары исә әбиләрен сөендереп, аңа нәни оныкчыкларны алып киләләр.
Рәшидә апа турында игелекле, бик сабыр кеше дип әйтергә була. Дөньяда аның кебек кешеләр күбрәк булса икән. Күпне күрсә дә язмышына зарланмый: «Булганны үзгәртеп булмый инде. Иң мөһиме — хәзер һәм киләчәктә безнең гаиләдә барысы да яхшы булсын иде», ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев