Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Элеккеге гвардия солдаты

    Нурулла Гарифулла улы Лотфуллин - Зирекле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенгесе көндә исән калган соңгы кеше. 93 яшендә булуына карамастан, Нурулла бабай әле нык күренә, кәефе дә күтәренке, зирәк акыллы, юмор хисен югалтмаган. 70 ел бергә гомер иткән карчыгы вафат булгач та, инде 8 ел үз өендә ялгызы...

    Нурулла Гарифулла улы Лотфуллин - Зирекле авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм бүгенгесе көндә исән калган соңгы кеше. 93 яшендә булуына карамастан, Нурулла бабай әле нык күренә, кәефе дә күтәренке, зирәк акыллы, юмор хисен югалтмаган.
    70 ел бергә гомер иткән карчыгы вафат булгач та, инде 8 ел үз өендә ялгызы яши, янәшәдә генә яшәүче улы Наил, килене Лидия бабайны карап торалар. Ветеранның өе чиста, җылы, уңайлы, кәнәфидә үтүкләп өеп куелган күлмәк, эчке кием, кулъяулык ише кирәк-ярак, аларны килене Лидия хәзерләп куйган. Ул янәшә бүлмәдә генә яши диярсең: "Бар да тәртиптәме, берәр нәрсә кирәк булса, без биредә" дигән төсле. Ветеранның бер кызы, алты улы икән, күбесе җаваплы урыннарда эшли, Рәсәйнең төрле төбәгендә яшәсәләр дә, әтиләрен күрергә еш кайталар, шалтыратып хәлен белеп торалар.
    -Хәзер ни белән шөгыльләнәмме? -Ятып торам, саф һава суларга урамга чыгып керәм. Догалар укыйм, мәчеткә йөрим. Дөрес, өч атна инде барганым юк, аяк асты пычрак. Җир кипкәч, тагын йөрермен әле. Йөреп кайтыр өчен кибеткә дә баргалыйм.
    Нурулла Гарифулла улының тормышы сугышчан һәм хезмәт батырлыкларына бай. Сугышка чаклы ук үсмер егет Казанга китеп эшкә кергән. 1941 елның маенда ул Нижегород өлкәсенең Балахна шәһәреннән армиягә чакыру алган. Винница янында хәрби аэродромда техник булып хезмәт иткән. Сугыш башлангач, аэродром дошман кулында кала, шулай да аларның төркеме немецлар килеп җиткәнче әмерне үтәргә өлгерә - сугыш кирәк-яраклары, ягулык саклана торган складны шартлаталар. 1941 елның октябрь аенда ул беренче мәртәбә, аннан Воронеж янында икенче мәртәбә яралана. Декабрь аенда кабат үзе хезмәт итә башлаган 24 нче удар мотопехота бригадасына сафка баса. Ике ай разведчиклар мәктәбендә укый, шуннан соң аны разведка бригадасының взвод командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр.
    -Ничә мәртәбә "тел" алырга туры килде. Баштанаяк коралланган тере немецны якасыннан алып сөйрәп килдек, - дип көлә ул. Бервакыт бер хәрби задание вакытында Нурулла Гарифулла улы иптәше белән тавыш-тынсыз гына бик мөһим офицерны "эләктерәләр", шуның өчен ул беренче Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
    Фронттагы батырлыклары өчен ул икенче Кызыл Йолдыз ордены һәм ике "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Иске Оскол янындагы оборона операциясендә уңышсызлыкка очрау нәтиҗәсендә ул Харьков "казанына" эләгә, әмма тумышы белән шул яклардан булган командирның белеп эш итүе аркасында алар чолганыштан чыгалар.
    1943 елның июлендә кыю разведчик Донда көрәшә, кабат яралана. Ай ярым госпитальдә ятканнан соң 131 нче мотопехота дивизиясенә эләгә һәм Смоленск өчен сугыша. Разведкада кул сугышында бишенче тапкыр яралана (муены). Умыртка баганасы тирәсендәге ярчык ярасыннан соң (алтынчы тапкыр) 1943 елның маенда аны демобилизациялиләр. Ул туган авылына әйләнеп кайта һәм колхозда эшли башлый, гаиләсенә булыша, чөнки әтисе һәм энекәше фронтта булалар.
    Сугыштан соң Алабуга ветеринария мәктәбен тәмамлый һәм "Кичуй" колхозында ветфельдшер, аннары Зирекле ветучастогында мөдир булып эшли.
    -Аңа Зирекле, Өргәнчә, Сосновка, Троицк, Благодатное, Татвель авылларындагы биш колхоз керә иде. Бер Зирекледә генә дә ике мең биш йөз баштан артык МЭТ бар иде, ә шәхси сектордагылары күпме, - дип искә ала Нурулла Гарифулла улы.
    Пенсиягә чыккач, ул 72 яшенә кадәр эшли, "Фидакарь хезмәт өчен" медале бар. Балалары һәм 15 оныгы (оныкчыклары да 15) бабалары белән горурланалар. Ничек итеп горурланмыйсың ди инде, шушы яшендә ул күптән булган әһәмиятле барлык вакыйгаларның даталарын: көнен, аен, елын тотлыкмыйча әйтеп бирә. Өстәвенә, күзе күрә, яхшы ишетә дә.
    Өч ай саен унар көн ветеран Зирекле хастаханәсендә дәваланып чыга, берничә ел элек инсульт кичергән. Әмма даими дәваланып торганга, ул үзен яхшы хис итә, аяк-куллары эшли.
    -Җиңү көнен ничек каршыларга уйлыйсыз?
    -Казанга Президент белән очрашуга барыбер алып барачаклар инде анысы. Мәскәүгә Җиңү парадына белмим шул, алып барырга телиләр дип әйтәләр. Мәскәүгә, әлбәттә, барасы килә үзе. Чөнки анда минем улым яши, әле яңа гына тагын бер оныкчыгым туды. Алар белән күрешәсе һәм бергәләшеп Җиңү юбилеен каршылыйсы килә.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: