Епископ Пахомий Яңа Чишмә укучыларын яңа уку елы башлану белән котлый
Кадерле укучылар, укытучылар һәм ата-аналар!
Барыгызны да чын күңелдән Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйм!
Мәктәп тормышында баланың белем алган һәр елы уникаль, үзенчәлекле. Кадерле балалар, яңа уку елы сезнең өчен игелекле, уңышлы булсын. Вакытыгызны бушка уздырмагыз, укытучыларны тыңлагыз һәм ишетегез, сыйныфташларыгыз белән дус булыгыз. Әти-әниләрегезне саклагыз һәм уңышларыгыз белән аларны ешрак сөендерегез.
Яңа уку елының барыбыз өчен дә уңышлы узуын телим. Балаларның мәктәптә алган белемнәре аларның үсешенә һәм киләчәктә кешеләр файдасына хезмәт итүенә ярдәм итсен.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев