Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Җәмгыять

Эштә иң мөһиме – гражданнарның хокукларын яклау

2017 елда прокуратура органнары оешуларына 295 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр, ә һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәрләре көне Рәсәйдә 1996 нчы елдан башлап билгеләп үтелә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район прокуроры Алексей Парамонов белән очраштык, ул безнең районда 2015 елның июль аеннан бирле эшли.
- Район прокуратурасының кадрлар составы ниндирәк?
- Район прокуратурасы яңа елны берникадәр яңартылган составта каршы алды. 2016 елның февраленнән бирле прокурор урынбасары булып Рушан Гарифуллин эшли. Калган кадрлар шул ук составта. Руслан Галимов 2012 елдан бирле прокурор ярдәмчесе булып эшли, 1 нче разрядлы өлкән белгеч Наталья Скачкова бездә район прокуратурасы оешкан көннән - 1983 елның октябрь аеннан бирле эшли. Алар бар да үз эшчәнлекләрендә үзләрен квалификацияле һәм намуслы хезмәткәр итеп таныттылар, хезмәт вазыйфаларын шәхси вакытлары белән исәпләшми җаваплылык хисе тоеп башкаралар.
- Алексей Вячеславович, 2016 ел нәтиҗәләре турында бераз сөйләсәгез иде.
- Безнең эштә иң мөһиме - ул аның хокук саклау функциясе. Иң мөһим юнәлеш булып кешенең һәм гражданинның хокуклары һәм иреге, федераль законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү, җинаятьчелек һәм хокук бозулар белән көрәшү булды һәм шулай булачак та. 2016 елда район прокуратурасы тарафыннан 676 очракта федераль законнарның бозылуы ачыкланды, шуларның 124-се - икътисад өлкәсендә, 52-се әйләнә-тирә мохитне һәм табигатьне саклау, 498-е кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә булды, шул исәптә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә - 85, ТКХ өлкәсендә - 26.
Гомуми белем бирү учреждениеләрендә террорчылыкка каршы сакланышка да аерым игътибар бирелә. Прокуратура таләбе буенча яңа уку елы башланганчы, ягъни 2017 елның 1 сентябренә кадәр барлык мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына видеокүзәтү җиһазлары куелган булырга тиеш, бу исә җинаятьләр һәм тәртип бозулар профилактикасына ярдәм итәчәк.
- Агымдагы елга тагын нинди бурычлар?
- Быел да без гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга аерым игътибар бирәчәкбез. Чөнки безгә нәкъ менә хезмәт хакларын түләү (дөресрәге, түләмәү буенча), хезмәт хокукларын бозу буенча күп мөрәҗәгать итәләр.
Шулай ук район территориясендә җинаятьчелеккә юл куймау, коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик эшләрне көчәйтергә кирәк. Ел саен район территориясендә коррупция юнәлешендәге җинаятьләр ачыклана, 2016 елда алар өчәү булды. Коррупцияне сиздерү төрләре белән халыкның хәбәрдар булмавы, әлеге мәсьәләдә юридик грамота булмау, үз-үзеңә чиктән тыш ышану шундый тәртип бозуларны кылуга китерә.
- Алексей Вячеславович, әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт. Без барлык прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар һәм түземлелек, ныклы исәнлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телибез.
- Изге теләкләрегез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Азат Мусин алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев