Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әфган” турында хәтер көне

Яңа Чишмә интернат-йортында социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр белән берлектә әлеге датага – Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чара үткәргән.


Әлеге чарада катнашучылар Әфган сугышы турында видеороликлар, шигырьләр һәм җырлар тыңлаган һәм караган. Бүген ил үзенең боерыгы буенча бөтен дөнья буйлап таралган «кайнар нокталар» ны узган кешеләрнең батырлыгын хөрмәтләп искә ала. Россиядә һәм БДБ илләрендә күп санлы  «әфганчылар» оешмалары эшли. Бу кешеләр ул елларда алган орденнары һәм медальләре белән горурлана, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә ярдәм итә. Алар-безнең геройлар! Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада.  Шуларның берсе Николай Суслов Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшли. Ул 1984-86 елларда Әфганстанда хезмәт иткән, «Батырлык өчен», «Сугышчы-интернационалчыга рәхмәтле әфган халкыннан», «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән.  Әфган җирендә хезмәт узганнарны без киемнәрендәге орден нашивкалары буенча гына түгел, ә аларның тыныч нык йөзләренә карап та беләбез. Аларга һәрвакыт таянырга була. Һәркемнең шундый дуслары булсын иде. Кеше гомере аның озынлыгына карап түгел, үзеңнән соң ниләр калуына карап бәяләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев