Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газеталарга Дәүләт хезмәтләре порталы аша да язылырга мөмкин

1 апрельдә Татарстанда 2015 елның II ярты еллыгына язылу кампаниясе старт алды. "ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына, шул исәптә "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасына почта бүлекчәләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Подписка" интернет-сервис аша да язылырга мөмкин. Порталдан файдаланучылар язылу абонементларын федераль, республика һәм район газеталарына оформить итә һәм...

1 апрельдә Татарстанда 2015 елның II ярты еллыгына язылу кампаниясе старт алды.
"ТАТМЕДИА" АҖ басмаларына, шул исәптә "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасына почта бүлекчәләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Подписка" интернет-сервис аша да язылырга мөмкин. Порталдан файдаланучылар язылу абонементларын федераль, республика һәм район газеталарына оформить итә һәм түли алалар. Язылучыларга "Россия почтасы" вакытлы матбугатның тулы каталогы тәкъдим ителә. Газеталарга язылу процедурасы шактый гади һәм эзлекле инструкция буенча башкарыла. Подписка өчен түләүләр дә дәүләт хезмәтләре порталында - банк картасы аша башкарыла. Шулай итеп, безнең язылучылар язылу абонементларын үзләренә җайлы вакытта өйдәге компьютердан яки офиста рәсмиләштерә һәм түли алалар. Шунысын да әйтергә кирәк, "Подписка" сервисы ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы тарафыннан "Татарстан почтасы" УФПС белән берлектә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X