Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гошер сәдакасы җыю дәвам итә

Бакчалардан уңышның күп өлеше инде җыеп алынды, капчык-әрҗәләргә салынып, базларга урнаштырылды.

 Уңышның  уннан бер өлешен мохтаҗларга яисә дини, социаль оешмаларга илтергә онытмадыгызмы? Гошер сәдакасы ул – Аллаһы Тәгаләгә мул уңыш өчен рәхмәт йөзеннән бирелә торган сәдака дип аңларга кирәк. Гошер сәдакасы түләнергә тиешлеге турында Коръәннең “Бәкарә” сүрәсендәге 267 нче аятьтә дә әйтелә. “...Җирдә чыккан байлыкны сәдака итеп бирегез...” диелә анда.

Акбуре, Сөлчә Баш авылы халкы гошер сәдакасы җыюда читтә калмаган. Әлеге игелекле гамәл хакында Акбүре АҖ хезмәткәрләре хәбәр итә.

“Авыл халкы гошер сәдакасы жыюда актив катнашты. Мөселманнар мәчеткә  бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, кабак алып килделәр.
Җыелган яшелчәләр хәйрия максатларында файдаланылачак.

Халыктан җыелган гошер сәдакаларын, мәхәллә картлары, имамнар белән киңәшләшеп, СВО зонасындагы егетләребезгә киптерелгән ризыклар әзерләүгә куллану өчен тапшырдык. 
Унышларыгыздан өлеш чыгарганыгыз өчен Алла
һының рәхмәтләре булсын. 

Авылдашыбыз Илнар, шулай ук андагы барлык егетләр дә исән-имин булсыннар, тизрәк әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә калабыз. Аллаһы Тәгалә барыбызның да биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев