Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Җиңү салюты“ велоузышы

6 майда район халкы, олысы да, кечесе дә (120 дән артык кеше) бердәм патриотик рухта "Җиңү салюты" дип аталган велоузышта катнашты. Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә "Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!" девизы астында үтәсе акцияне районның башка иҗтимагый яшьләр оешмалары ярдәмендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек оештырган. Монда байтак кына...

6 майда район халкы, олысы да, кечесе дә (120 дән артык кеше) бердәм патриотик рухта "Җиңү салюты" дип аталган велоузышта катнашты.
Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә "Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!" девизы астында үтәсе акцияне районның башка иҗтимагый яшьләр оешмалары ярдәмендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек оештырган. Монда байтак кына велосипед спортын үз итүчеләр - мәктәп укучылары, яшьләр, урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар арасында шулай ук АҖ башлыклары белән авыл җирлекләре командалары, үзләренең җитәкчеләре белән район үзәгендәге оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләре дә бар иде. Акциянең максаты - Бөек Җиңү, сугыш геройлары турындагы истәлекләрне саклау, балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әләмнәр, транспарантлар һәм Җиңү байрагы белән колонна "Олимп" УСЗ бинасыннан һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына кадәр барды. Яңа Чишмә халкы аларны флажоклар белән сәламләп каршы алды. Аннан соң мәйданда митинг булды, анда миллионлаган һәлак булучыларны, солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре турында искә алдылар.
Велоузышта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салып, сугыштан әйләнеп кайтмаган һәм, исән-сау өйләренә кайтып, бүгенге көнгә чаклы яши алмаган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Мәйдан өстендә сугыш маршлары тавышы астында "Ура! Ура! Барыгызны да бәйрәм белән!" дигән сүзләр яңгырады.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев