Яңа Чишмәдәге Туган якны өйрәнү музеенда «Без бергә» дип аталган чара узган
Безнең илдә яңа истәлекле дата барлыкка килде - ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көне. Нәкъ ике ел элек бу территорияләрдә яшәүчеләр референдумнарда илебез составына керү турында карар кабул иткәннәр иде.
Яңа Чишмәдәге Туган якны өйрәнү музеенда «Без бергә» дигән патриотик сәгать узган. Балалар әлеге вакыйганың тарихын белгәннәр. Бу территорияләрдә яшәүче халыкның күпчелеге Россия белән яңадан кушылуны хуплаган һәм бу хәлиткеч фактор булган.
Балалар Россиядәге иң яшь бәйрәмнең тарихын зур кызыксыну белән тыңлаганнар һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итүнең мөһимлеге турында фикерләре белән уртаклашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев