Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яңа уку елына очыш» уңышлы үтте

Яңа Чишмә гимназиясендә 320 укучы белем алачак.

Тату мәктәп гаиләсен өч бишенче сыйныф, башлангыч мәктәп-балалар бакчасын тәмамлаучылар, Чуаш Чабаксары мәктәбеннән 14 укучы 5,7, 8 һәм 9 сыйныфларны тулыландырды
Белем көнендә тантаналы линейка РФ һәм ТР гимннары белән Россия һәм Татарстан Дәүләт әләмнәрен күтәрүдән башланып китте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов котлау һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, мәктәпне яңа уку елына яхшы әзерләүләре, төзекләндерүләре өчен мактады. Моның өчен гимназия коллективына рәхмәт сүзләрен әйтеп һәм укучыларга яңа уку елында: «4» һәм «5» гә генә укырга, актив булырга, беренче көннәрдән үк бар күңелләрен укуга җәлеп итүләрен, ә 9 һәм 11 сыйныфларда имтиханнарга яхшы әзерләнүләрен һәм  иң изге теләкләрен җиткерде.

Мәктәп директоры Эльвира Мәхмүтова мәктәпне тәмамлаучыларга энергия һәм максатчанлык теләде, бу соңгы мәктәп елы алар өчен иң уңышлы, якты һәм онытылмаслык булсын, диде. 

 - Безнең мәктәп - ул безнең һәрберебез хаклы рәвештә горурлана торган зур тату гаилә, - дип ассызыклады ул. 

Алдагы уку елы уңышлы булды. Гимназиячеләр район фән олимпиадаларында, республика һәм бөтенроссия конкурсларында лидерлар булдылар (25 җиңүче, 27 призер). БДИны уңышлы тапшырганнары һәм 11 сыйныфны тәмамлаган, аерым үрнәктәге аттестатлар алган ике укучы турында әйтеп тә торасы юк.  Укытудагы уңышлары өчен өч укытучы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары, икесе район башлыгы грантлары белән бүләкләнгән.  Мәктәп белем бирү учреждениеләре арасында төзекләндерү буенча 1 урынга ия булды. Һәм бу әле мәктәп казанышларының тулы исемлеге түгел. 
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Ермолаева  узган уку елында ирешелгән башка уңышлар турында сөйләде. Бу - 328 укучыдан 122се - ударник һәм 23 отличник, димәк белем сыйфаты арткан һәм 51 % тәшкил иткән.

Эльвира Мәхмүтова белән бергә ул уку отличникларына узган уку елы өчен Мактау кәгазьләре һәм гимназиянең иҗтимагый тормышында актив булучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук мәктәп педагоглары - уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, мәктәп хезмәткәрләре  - балаларның җәйге ялын оештырган һәм үткәргән өчен, ата - аналар - мәктәпкә ярдәм итүләре, укучылар - җәйге каникулларда авыл хуҗалыгында эшләгәннәре өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.

Бишенче, тугызынчы һәм 11 нче сыйныф укучылары (быел алар «а» һәм «б» сыйныфлары) шигырьләр, биюләр белән чыгыш ясадылар. 

Линейка сценарие авиарейска әзерлек һәм аннары яңа уку елына очыш буларак тәкъдим ителде.  11 нче сыйныф укучысы һәм икенче сыйныф укучысының дәрескә беренче кыңгырау тавышын чыңлатуы сценарийның уңышлы башкарылуына сигнал буларак яңгырады. Алга - белем алырга, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев