Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике иптәш хезмәт итә

Позывнойлары «Тренер» һәм «Рыжий» булган хәрбиләр СВО зонасында инде ике ел хезмәт итә.

Геройлар янәшәдә

Андрей белән Алексей үзләрен игезәкләр дип атыйлар, чөнки алар бер көнне ике сәгать аерма белән генә дөньяга килгәннәр. Шуннан бирле алар һәрвакыт бергә: бер балалар бакчасына йөргәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Һөнәри белем алгачтан соң да, икесе дә туган авылларында яшәп калганнар.

Егетләр сроклы хезмәтне бер үк вакытта үткәннәр, Андрей - Амур өлкәсендә (зенит-ракета гаскәрләре), ә Алексей Воронеж өлкәсендә (мотоукчылар гаскәрләре).  СВО зонасына алар ике ел элек чакырылган. Шунда да аларга бәхет елмайган - икесе дә Луганск өлкәсендәге бер полкка, хәтта бер элемтә взводына эләккәннәр, биредә алар белән бергә Яңа Чишмәдән тагын ике егет - Евгений һәм Анатолий хезмәт итә.

 
«Тренер» 

Ике иптәш хезмәт итә

Андрейның позывное («Тренер») аның тыныч тормыштагы эшчәнлеге белән бәйле. Яңа Чишмә спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр аны шулай атаганнар һәм хәзер дә шулай диләр. Андрей Андреевич - үсеп килүче буында спортка мәхәббәт тәрбияләү юлын очраклы гына сайламаган. Спортка аны мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән әтисе җәлеп иткән. Хәзерге хәрбидә ныклык, чыдамлык кебек сыйфатлар, хезмәт итүдә стратегия һәм тактика сайлый белү сәләте нәкъ менә спорт белән шөгыльләнү ярдәмендә барлыкка килгән.

Узган елның октябреннән бирле алар алгы сызыкта.  Дошманнарның «кошчыклары» - элемтәчеләргә дә һөҗүм итә.  Шуңа күрә алар дроннар тавышын ерактан ук ишетергә өйрәнгәннәр, заданиегә барганда да колакчыннардан һич тә файдаланмаска тырышалар.  Дроннарның якынлашуын ишеткәндә, хәрбиләрнең качу мөмкинлеге бар (бу посадка яки җәнлекләр оясы да булырга мөмкин). 

Бервакыт Андрей үзе дә дроннардан зыян күргән: хезмәттәше белән чираттагы тапкыр бозылган элемтә линиясенә чыкканда, алар күктән төшкән снарядтан кыйпылчыклы яра алганнар. Андрейның кулы җәрәхәтләнгән, җитмәсә тагын колаклары да тонган һәм ул берникадәр вакытка координациясен югалткан.  

«Аннан качарга миңа хезмәттәшем ярдәм итте - ул миңа каты итеп эндәште», - дип сөйләде безгә очрашу вакытында Андрей. 

Госпитальдә дәваланганнан соң, аңа әти-әнисе, хатыны һәм күпсанлы туганнары янына кайтып килү өчен кыска вакытлы ял биргәннәр. Әлбәттә инде туганы кебек якын булган дусты Алешканың гаиләсе дә Андрейны үз уллары кебек каршы алган. 

Алексейның әти-әнисе дә улларын бик сагына, алар инде бер елдан артык күрешмәгәннәр. Алар Андрей частькә кайтканнан соң Алексейга да ял бирерләр дип өметләнәләр. 

Ә Андрейның исә җаны әрни: аны тернәкләндерү үзәгенә җибәрергә дигән боерык килгән, ә аннан ул үз частенә эләкмәскә дә мөмкин. Ә Лешка ничек? Ә иңне-иңгә куеп, ике ел хезмәт иткән башка егетләр ничек? Әлегә аны шушы сораулар борчый. Ләкин хәрбиләр приказларны кичекмәстән үтәргә өйрәнгәннәр, шуңа күрә командирларның теләсә нинди карарын да ул ничек бар, шулай итеп кабул итәчәк. 

«Рыжий»

Ике иптәш хезмәт итә

Әйе, Алексей - ул җирән чәчле һәм бу аның үзенчәлеге. Нурлы йөзенә карап, аның менә дигән егет икәнлеген аңлыйсың! Ул үзе дә шат күңелле, кирәкле минутларда дусларының кәефләрен дә күтәрә белә. 
Шул ук вакытта Алексей бик җитди һөнәр иясе. Гражданкада ул нефть компаниясендә слесарь. Теләсә нинди эшкә дә ул җаваплылык белән карый, димәк, аңа сугыш вакытында да таянырга була. 

Алексейның әнисе аның, гомумән, тыныч, табигатьне ярата торган егет булуын сөйли, ул балык тоту белән мавыга икән. Алексей туган якка ялга кайтып, елга буенда кармак тотып утырырга хыяллана.  
«Әмма Алеша өйгә кайтырга ашыкмый әле, чөнки алар анда нацистларның рәхимсезлеге турында байтак ишеткәннәр, шуңа күрә СВО ярдәмендә нацизмны тулысынча юк иткәнчегә кадәр көрәшәчәкләр. «Без анда алар безнең йортларга килмәсеннәр өчен көрәшәбез», - ди Алексей. «Без улларыбыз өчен бик борчылабыз, әмма вакыт аларны сайлады, димәк, алар үз миссияләрен үтәргә тиешләр. Җиңүгә ышанабыз һәм аларның өйләренә исән-сау кайтуларын көтәбез», - ди әнисе Наталья Валентиновна.

 СВО сугышчылары, безнең якташларыбыз - район хакимиятенә һәм барлык битараф булмаган кешеләргә, бигрәк тә волонтерларга ярдәмнәре, тәм-томнар, җылы киемнәр һәм күңел җылысы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне сорыйлар. «Безгә сезнең янәшәдә булуыгыз, үзегезнекеләрне ташламавыгызны белү бик тә мөһим»,- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев