Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгыда да, шатлыкта да бергә

Черемухово Бистәсендә яшәүче, тыл хезмәтчәне Григорий Тимофеевич Труновка 90 яшь.


Без Григорий Тимофеевич һәм аның хатыны Валентина Михайловна белән аралашып, юбилей алдыннан кунакта булып кайттык. Гомумән, октябрьдә аларның өч юбилей булган: Валя түтигә 85, Гриша дәдәйгә 90 яшь (документлары буенча аның туган көне 30 ноябрьдә) һәм бергә гаилә корып яшәүләренә 65 ел (туйлары да октябрьдә булган). Барлык бәйрәмнәрне кызлары Любада билгеләп үткәннәр.. Гаиләдә без сигез бала, мин өченчесе идем, - дип  сөйли башлады үзенең тормышы турында Гриша дәдәй. – 4 сыйныфны тәмәмлагач колхоз дуңгызларын көтәргә киттем. Әле дә хәтеремдә, дустым Коля Демахин белән безне фермага көтүче итеп куйдылар, ә Березовский поселогындагы әтинең туганына фатирга урнаштырдылар. Әби бик тә кырыс иде, безне беркая да чыгармады. Ә без, малайлар, иректә булырга ярата идек, фермада бер арба таптык һәм аны әйләндереп куйдык та шунда яшәдек, - дип искә ала Григорий Тимофеевич үзенең балачак шуклыкларын.  – Анда күселәр бик күп иде, алар туп-туры безгә таба йөгерә иделәр. Эшләгән эшебез өчен ферма мөдире безне һәрчак мактап торды.  Аннары сугыш елларында һәм сугыштан соң атлар, үгезләр, сыерлар җигеп җир сөрдек, тырмаладык, чәчтек, Горшковода, Колмакчыда урман кистек, чабата үрергә дә өйрәндем, туганнарыма да бирдем, бер дистә йомыркага заказга да чабата үрдем, менә шулай әти-әниемә булыштым.
Григорий Тимофеевич шофер булып, ындыр табагында төягечтә эшләгән, фермада сыерлар сауганда “моторга” хезмәт күрсәткән, янгын частендә дә эшләп шуннан пенсиягә чыккан. Аның барлык хезмәт стажы 40 елдан артык.
Үзләренең очрашуларын ирле-хатынлы Труновлар төрлечә искә алдылар. Григорийны армиядән әти- әнисенә яңа бура төзүдә булышыр өчен ялга җибәргәннәр (чөнки аларның йорты янган булган). Ул чакта Черемуховода янгын берьюлы 14 йортны юкка чыгара. Григорий әтисенең кыз туганында яши башлый, менә шунда Валентинаны күрә. Армиядән дә аңа хатлар язган була, тик җавап кына булмый. Валя түти боларны бөтенләй дә хәтерләми... Григорийга шактый соңрак, армиядән соң гына игътибар итә, бервакыт тыңлаусыз үгезне җигәргә булышкан ул (Валя түти колхозда үгезләр белән эшләгән).
- Миңа яхшы хатын эләкте, - дип сөйли Григорий Тимофеевич. – Хәер, төрле чаклар булгалады, начар яшәгән булсак, аерылышкан булыр идек,  - ди. – Әйе-е, ут кебек иде, дип раслый аның сүзен Валя түти, - 60 ка җиткәч кенә бераз тынычлана төште.
Өч ел элек алар бердәнбер уллары Станиславның үлемен бик авыр кичерәләр, аның хакында сөйләгәндә, Валя әбекәйнең калтырап чыккан тавышында әлеге югалтуның бөтен авырлыгын тоясың.
Валентина Михайловна гомере буе Григорий Тимофеевичның ярдәмчесе, таянычы булган. Һәм хәзер дә аларның бер-берсенә карата булган сакчыл мөнәсәбәтләренә, кайгыртучан карашларына сокланып торырлык. Һәр көнне кичләрен авыл буйлап саф һавада йөриләр. Берничә ел элек Валя әбекәй инсульт кичерә һәм шуннан соң кичләрен бергәләп урамда йөрү көндәлек гадәткә әверелә. Чөнки аңа тернәкләнү өчен мондый “прогулкалар” кирәк була, ә ире һәрчак аның янәшәсендә, әби үзе әйтмешли, “таяк урынына” аның янәшәсендә булган.
- Бер юлы күршем сөйли: “Төнлә эт өргәнен ишетәбез, ә ирем исә безнең тәрәзә төбендә кемдер йөри ахыры, ди. Курыкма, бу бит безнең “яшьләр” әнә шулай култыклашып урамда йөриләр” дигән сүзләрне искә алды Валентина Михайловна. – Григорий Иванович әле үзенә дә скандинавия таякларына охшаш ике таяк ясады, кайчакта шулар белән урамда йөреп керә, - ди әбекәй.
Бакчада да алар гел бергә икән: ире казый, ул утырта. Кышын бабай йорт тирәсен кардан чистарта, чүкеч-балта белән дә вак-төяк эшләрне эшләп куя. Карны икәүләп тә көриләр, ни дисәң дә, икәү тизрәк һәм күңеллерәк ич. Ә өй эчендә идеаль тәртип булдыруда әнисенә кызы Люба булыша (хәер, әби үзе дә тик тормый).
Люба һәм аның кызы Ольга өй эчендә булышсалар (икесе дә Черемухово Бистәсендә яши), “ир-ат эшен” кияү башкара. Монда инде әлләни эш тә калмаган – бар нәрсә дә менә дигән итеп төзелгән, ясалган.
Кечкенә онык-оныкчыклар әби-бабайның зур шатлыгы. Ольга аларга ике яшьлек Мишаны алып килә. Бергәләп әбиләренең тәмле итеп пешергән ашларын – боткасын ашыйлар, әби белән куыш-куыш уйныйлар. Гомумән, Труновларның дүрт оныклары, алты оныкчыклары бар. 
Картлар үзләренең тормышыннан канәгать, алар бергә, балалары янәшәсендә. Исәнлектә-саулыкта һәм тигезлектә гомер итәргә язсын дип телик.
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев