Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда районыбыз данын лаеклы гаилә яклады

Яңа Иванаево авылыннан ирле-хатынлы Мишагиннарны республиканың иң яхшы гаиләләре арасында хөрмәтләделәр

Кремльдә кабул итү

27 августта Республика көне алдыннан Казан Кремлендә ел саен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың тантаналы кабул итү чарасы булды, анда бөтен Татарстаннан 45 лаеклы гаилә чакырылган иде. 

Татарстан Рәисе үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ул ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә төп кешелеклелек кыйммәтләре - туган җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек формалаша. 

Тантанада безнең районнан Николай Алексеевич һәм Валентина Ивановна Мишагиннар гаиләсе катнашты. Бу гаилә Яңа Иванаево авылының иң хөрмәтле гаиләләренең берсе. Ир белән хатын бергә инде 52 ел гомер итә. Алар Яңа Чишмә авылында танышалар. Валентина Ивановна шул авылда туып үскән, Николай Алексеевич ул чакта сөт машинасында эшләгән, булачак хатыны - элемтә үзәгендә телефонистка. 

Туйдан соң иренең туган ягына - Яңа Иванаевога күчәләр һәм бүгенгесе көндә дә шунда яшиләр. Николай Алексеевич «Черемуховский» совхозында, ә аннары «Шешминский» совхозында шофер булып эшли. Соңрак биредә терлекләр карый. Совхоз бүленгәч, «Иванаевский» совхозына күчә, анда ферма мөдире, аннан пенсиягә чыкканчы «Козлова М.А.» КФХда моторист булып хезмәт куя. Аның 42 ел хезмәт стажы бар. Фидакарь хезмәте өчен Николай Алексеевич «Хезмәт ветераны» исеменә ия, 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән.

Валентина Ивановна «Черемуховский» совхозында учетчик булып эшли башлый, аннары «Шешминский» совхозына сыер савучы булып эшкә күчә, пенсиягә чыкканчы «Иванаевский» совхозында дуңгызлар карый.

Ирле - хатынлы Мишагиннар өч бала үстерәләр. Өлкән уллары Сергей «Пионер» ҖЧҖдә слесарь булып эшли, Наталья - Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында башлангыч сыйныфлар укытучысы, кече кызлары Вера - Яңа Чишмә Интернат-йортта өлкән шәфкать туташы. Сергей һәм Наталья гаиләләре белән Яңа Иванаевода, Вера - Яңа Чишмәдә яшиләр.

Бүгенгесе көндә Мишагиннар лаеклы ялда, 6 онык һәм дүрт оныкчык тәрбияләргә булышалар. Өч оныгы гаиләләре белән район үзәгендә, икесе шәһәрдә яши, иң кечесе Яңа Чишмә башлангыч мәктәптә 4 нче сыйныфта укый.

Әби белән бабай оныклары белән горурлана ала: Виктория - Яңа Чишмә гимназиясендә педагог-оештыручы, бер оныгы - заманча комбайннар ремонтлау буенча белгеч, тагын берсе - районның футбол командасы әгъзасы, быел Идел буе физкультура академиясенә укырга кергән. 

Ир белән хатын совхоз көнкүрешендә дә, аннан соң да авылдагы чараларда һәрвакыт актив катнашканнар. Валентина Ивановна Яңа Иванаевоның «Сударушка» ансамблендә җырлаган, Николай Алексеевич гармунда уйнаган. Иҗат отчетларында даими катнашканнар. Валентина Ивановна җырлавын дәвам итә, клубның барлык инициативаларын хуплый, авылның гыйбадәт йорты активисты булып тора. Ул тегү, бәйләү, чигү, шул исәптән алмаз белән чигү остасы да, яшелчәләрне кышкылыкка бик тәмле итеп әзерләргә, үләннәр җыярга ярата. 32 ел оныкларын үстерергә ярдәм иткән каенанасы белән бер түбә астында яшиләр. Алар бергәләп кечкенә бакчаны карыйлар, тавыклар асрыйлар, бройлерлар үстерәләр. Николай Алексеевич пенсиягә чыккач, китаплар уку белән мавыга. 

Гаилә традициясе - бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтү. Гаилә әгъзаларының туган көннәренә бергәләп җыелалар. Мишагиннарның гаиләләре зур -  28 кеше. Балаларының, оныкларының туйлары да авыл традицияләре буенча үткәрелгән. Һәр җәй гөмбә, җиләк, төрле үләннәр җыярга, балык тотарга йөриләр - гаилә башлыгы руль артында. Валентина Ивановна җыйган үләннәрне инде икенче ел СВО сугышчыларына җибәрәләр - җирле клубта һәм Интернат-йортта чәй төргәкләре ясыйлар. Кызы Вера әйткәнчә, барлык традицияләр, әти-әнисе өйрәткән нәрсәләр балаларның гаиләләренә күчкән. Зур гаиләдә үзара ярдәмләшеп яшәү гадәткә кергән.

Мишагиннарның тормыш позициясе актив. Алар авырлыклардан зарланмыйлар, һәр яңа көнгә сөенеп, булганына шөкер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев