Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече авыллар: монда күңелләр җылына

Новопоселенная Лебедкада бәйрәм

Бераз тарих

Лебедка авылы тарихына кагылышлы беренче язма авылның 1782 елгы халык санын алу китабында пәйда була. Язмада күрсәтелгәнчә, ул елны авылда 51 ир-ат исәпләнгән (хатын-кызлар турында бер сүз дә әйтелмәгән). Авылда иң күп кеше 1920 елда булган (406 кеше). Бүген ул авыл юк, әмма аның варисы - Новопоселенная Лебедка әле дә яши, хәзергесе вакытта анда 81 кеше теркәлгән.

Бу авылдан чыккан байтак кешеләрне үзенә җыйган әлеге бәйрәм авыл елъязмасының дәвамы булачак һәм анда яшәүчеләр өчен күркәм традициягә әвереләчәк.
Авыл халкын котларга Яңа Чишмә районы җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, Красный Октябрь АҖ башлыгы Владимир Захаров, Архангел һәм Петропавел Бистәләреннән һәм  Екатериновка авылыннан иҗат коллективлары да килгән иде.

Авыл мәйданында биредәге хөрмәтле гаиләләрнең фотосурәтләре күргәзмәсе, көзге уңыштан торган композицияләр, җирле осталарның кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган. Якында гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау почмагы да урнашкан, аның тирәсендә балалар һәм һәвәскәр - машина йөртүчеләр җыелган иде. ЮХИ ДБУ профилактика бүлеге начальнигы Гөлия Кәбирова күңелле танып белү конкурсларын үткәрде, белешмәлекләр таратты һәм актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды. 

 Бәйрәмнең тантаналы өлешен чара хуҗалары һәм оештыручылары - авыл клубының иҗат коллективы һәм аның җитәкчесе Ирина Михайлова ачып җибәрде. 

Иң элек СВО зонасында һәлак булган якташларын - Артем Бельковны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Людмила Бельковага улларын лаеклы тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерделәр: аның тагын бер улы - Александр үзенең дусты Василий белән бергә хәзер Ватанны саклауда хезмәт итә. Геройларның әнисе дә үз чиратында район һәм авыл җирлеге хакимиятләренә гаиләгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәмегез белән безнең йорт хәзер яңа түбә астында тора», - диде ул. 

«Биредәге кешеләр, авыл тарихын үзләренең хезмәте һәм сугышчан батырлыклары белән баеттылар. Бүген Новопоселенная Лебедкада иҗат итә һәм лидерлар сафында тора белүче талантлы һәм мавыгучан кешеләр яши», - диде Владимир Захаров.

«Хөрмәтле кешеләр» номинациясендә Александр Еронтьев район башлыгының Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Моңа авыл хуҗалыгында 40 елдан артык хезмәт куйган Владимир Михайлов лаек булды.  Ул һәрвакыт алдынгы механизаторлар рәтендә булды.

«Озын гомерле кеше» номинациясендә Николай Павлович Воронинның исеме әйтелде.

«Ныклы гаилә» номинациясендә быел бергә яшәүләренең юбилей елларын билгеләп үткән гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар. Алар ике гаилә: Юрий һәм Татьяна Федоровлар (30 ел бергә), Александр һәм Вера Елесиннар (40 ел бергә).

Авылдашлары аларның һәркайсын да көчле алкышлар белән сәламләделәр, ә иҗат коллективлары исә аларга багышлап күңел җырларын бүләк иттеләр.

«Тормышта юбилейларсыз булмый, аны һәркем каршылый. Иң мөһиме - еллар аша күңел җылысын саклап яшәү кирәк», - диде бәйрәмне алып баручы һәм чираттагы «Юбилярлар» номинациясен игълан итте.

Быел авылның җиде кешесе үзләренең юбилейларын билгеләп үткән: Александр Быков, Лидия Антонова, Людмила Гришина, Алефтина Михайлова, Ольга Федорова, Татьяна Яковлева, Юрий Яковлев. 
«Авылның актив кешеләре» номинациясендә импровизацияләнгән сәхнәгә авыл өчен җан атып торучы шәхесләрне чакырдылар. Бу кешеләр чын мәгънәсендә авылның ныклы терәге.

АҖ башлыгы чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткереп, Игорь Быковка, Иван һәм Людмила Гришиннарга, Виктор һәм Полина Филатовларга, Вера Елесинага, чараны алып баручы Ирина Михайловага, Татьяна Михайловна Федорова, Татьяна Васильевна Яковлева һәм Татьяна Витальевна Яковлеваларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тантаналы өлеш шуның белән тәмамланды, ләкин ул шулкадәр күңелле һәм өйдәгечә җылы булды, авыл халкының һәм кунакларның дәртле җырлары һәм күңелле биюләре белән үрелеп барды ки, рәсми өлештән күңел ачу чараларына күчү сизелми дә калды. 

Һәм менә кунаклар хуҗалар белән бергә мәйданда бәйрәм өстәле әзерләүгә керештеләр. Музыка, биюләр, көлүләр үткәннәр, хәзергесе һәм киләчәк турында сөйләшүләр кичкә кадәр дәвам итте. 
Чара шәһәрләрдә яшәүче балаларына һәм оныкларына карата: «Җәйгә авылга кайтыгыз, анда үз почмагыгызны табыгыз... Монда барысы да җылы. Монда барысы да гади. Монда йөрәк типми, ә җырлый...», дигән лирик җыр сүзләре белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев