Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләрне изгелеккә өнди

28 октябрьдә ислам календаре буенча рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу айда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.) дөньяга килгән. Әлеге уңайдан 16 ноябрьдә Чаллы Башы авылы мәчетендә узган Мәүлид бәйрәме күңелләребезне сафлыкка, изгелеккә өндәгән чараларның берсе булды.


Мәүлид бәйрәменә халык күпләп җыелды. Моның саваплы hәм изге гамәл икәнлеген күпләр белә.  Авылдашыбыз, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз Мөхлисов, Яңа Чишмә районы мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә районы мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Раил Фәгыйзев бу көнне пәйгамбәр хөрмәтенә салаватлар әйтү, аның рухына догалар кылу, ихласлык күрсәтү  никадәр саваплы эш икәнлеген  әйттеләр.
Мәүлид бәйрәме үткән урында бәрәкәт булыр, мең нур, шәфкать керер, аның тирәсен фәрештәләр чорнап алыр, өйләргә чирләр, ут, су тимәс, әлеге мәҗлесебез дә тик файдага булыр, дигән өметләрен җиткерделәр алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев