Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Конвертларда“ алу файдасыз

Соңгы вакытларда "соры" хезмәт хакы яки хезмәт хакын "конвертларда" алуның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләшүләр тынмый. ТР Яңа Чишмә районы Пенсия фонды бүлеге хезмәт хакын "конвертларда" алучы хезмәткәрләрнең тискәре нәтиҗәләргә юлыгулары хакында искә төшерә.

Хезмәт хакын "конвертларда" түләү - бу гамәлдәге законны бозу гына түгел, ә хезмәткәрнең социаль хокукларын, аерым алганда, лаеклы пенсиягә булган хокукын да чикли, чөнки РФ Пенсия фондына бүлеп алып калынган суммалар бары тик рәсми хезмәт хакыннан гына башкарыла. Моннан тыш, 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булган гражданнарның пенсия хокукларын булдыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибе шартларында гражданинның рәсми төстә расланган хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм хезмәт стажы зур роль уйный. Тагы да югары хезмәт хакы алу взносларның артуына китерә һәм, нәтиҗә буларак, булачак пенсия күләме дә артачак дигән сүз. Монардан башка, пенсия билгеләү өчен кирәк булган стажның минималь дәвамлылыгын 2025 елга 15 елга чаклы арттыру - бу да рәсми төстә эшләү өчен стимул булып тора.
Рәсмиләштерелми генә эшләү, хезмәт хакын яки аның күпчелек өлешен "конвертларда" алу нәтиҗәдә гражданинның хезмәт пенсиясеннән 5 елга соңрак билгеләнә торган социаль пенсия яки бик аз күләмдәге хезмәт пенсиясе алуына гына китерәчәк.
Пенсия белән тәэмин итү проблемасыннан башка, хезмәткә түләүнең "соры" схемасыннан файдаланган хезмәткәрнең кредит алганда керемнәр күләмен рәсми төстә раслау мөмкинлеге дә булмаячак. Конвертларда хезмәт хакы алып, авырый калсаң яки чираттагы ялны да үз хисабыңа үткәрергә әзер булырга кирәк булачак. Эш бирүче бу көннәр өчен бик аз күләмдә генә түләргә мөмкин. Производство травмасы алганда да хезмәткәрне шундый ук хәл көтәчәк.
Алда атап үткәннәрдән күренгәнчә, гражданинның булачак пенсиясенә тискәре йогынты ясаучы сәбәпләр: "соры" хезмәт хакы, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашу һәм эш бирүченең җавапсызлыгы.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев