Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лаеклы каршылаганнар

    Яңа Чишмәдәге Мәшгульлек үзәге республикада иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үтелгән. Бу хакта Казанда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булып үткән Мәшгульлек үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан үткән тантаналы чарада әйтеп үтелгән.

    Әлеге чарада Яңа Чишмә Мәшгульлек үзәге директоры Резидә Хөснуллина нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты, ә баш бухгалтер Энҗе Мусина (ул бу үзәктә 13 ел эшли) "ТР социаль хезмәт отличнигы" дип аталган күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
    -Министрлыктан Рәхмәт хаты - безнең кечкенә, әмма профессиональ коллективның хезмәт нәтиҗәсе ул: монда әйдәп баручы инспектор Лилия Рафикова 5 ел, өлкән инспектор Эльвира Танатарова 2 ел эшли һәм безнең хезмәтебезнең бүләкләр белән билгеләп үтелүе һәммәбезгә дә бик күңелле, - диде Резидә Хөснуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: