Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәлак булган солдатның туганнары табылган

    Бөек Ватан сугышы башланганга да 70 елдан артык гомер узган, эзләнү отрядлары сугыш барган җирләрдә әлегәчә хәбәрсез югалган сугышчыларның сөякләрен табалар, яңа исемнәр ачалар.

    "Хәтер вахтасы-2016" Бөтенрәсәй язгы этабы барышында - 16 апрельдән 12 майга чаклы Татарстанның эзләү экспедициясе әгъзалары тарафыннан Волгоград, Ленинград, Новгород, Ростов, Смоленск, Тверь, Псков өлкәләрендә сугыш барган җирләрдән 303 совет солдатының сөякләрен табып алдылар, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.
    Илебезнең башка регионнарыннан да эзләү отрядлары зур эшләр алып баралар. Татарстанда туган һәлак булган берничә сугышчының сөякләрен, медальоннарын тапканнар. Бу хакта мәгълүмат тиз арада Казанга - "Ватан" Бөтенрәсәй мәгълүматый-эзләнү үзәгенә җиткерелә. Смоленск өлкәсендә Кардым районының "Переправа" дип аталган җирле эзләнү отряды снаряд чокырыннан өч солдатның сөякләрен тапкан. Аларның берсе - Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган Сәлих Хамәтҗановныкы булуы ачыкланган.
    Отряд командиры Наталья Максимова "Ватан" үзәгенә мөрәҗәгать иткән, ә алар үз чиратында Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов белән элемтәгә кергәннәр, ул исә һәлак булган сугышчының туганнарын эзләүдә зур ярдәм күрсәткән.
    -12 июньдә Сәлих Хамәтҗановның туганнары Зирекле музеенда кунакта булып киттеләр, -дип хәбәр итте редакциягә Мидхәт Гариф улы. - Болар мәскәүлеләр, күптән түгел вафат булган сугыш ветераны, Зирекле кешесе Нурулла Гарифулла улы Лотфуллинның балалары һәм оныклары: гаиләсе белән Минзакир, аның уллары Ринат белән Руслан, шулай ук Рәшит Лотфулла улы Лотфуллинның (1906-1972) улы Мидхәт, Хәйретдин Хөснетдин улы Хөснетдиновның (1902-1976) оныклары һәм оныкчыклары - өч улы Илнур, Ильяс һәм Рәшит, ике оныгы Ибраһим һәм Йосыф белән оныгы Илдус булды. Алар әби-бабаларының, әти-әниләренең туган якларына туганнары, туганлык элемтәләре турында күбрәк белергә, 1942 елның февраль аенда Смоленск өлкәсендә хәбәрсез югалган Сәлих Зариф улы Хамәтҗановның (нигездә ул Сәлих Әхмәтҗан улы) тормышы турында күбрәк белергә теләп кайтканнар.
    Музейда аларның карт бабалары Зариф бабай турында тулы мәгълүмат саклана. Зариф бабайның кызлары һәлак булган ир туганнар Сәлих белән Гарифның апалары (Гарифы 1943 елның апрель аенда хәбәрсез югалган), кыз туганнары Лотфуллиннар, Хөснетдиновлар нәселен дәвам иткәннәр.
    Зирекле авылы тарихы буенча китапта бу гаиләләр турында байтак мәгълүмат тупланган. Музей әлеге китапларны кунакларга бүләк иткән. Ә алар исә үз чиратларында киләчәктә "Зирекле авылы тамырлары" китабын (6 нчы) бастырып чыгару өчен матди ярдәм күрсәткәннәр.
    Июльнең соңгы җомга-шимбә көннәренә Смоленск өлкәсенең Кардым районында табылган сугышчыларның мәетләрен (сөякләрен) җирләү планлаштырыла, анда Сәлих Әхмәтҗан улының туганнары да чакырылачак.
    Сәлих Хамәтҗановның туганнары арасында икътисад фәннәре докторы, профессор да бар, дип яза Мидхәт Гариф улы: ул РМА академигы, Дәүләт идарәсе институты ректоры Габделхәт Лотфуллин (Рәшит Лотфуллинның улы). Ул музейга үз хезмәтләрен җибәргән. Аның абыйсы Мидхәт күптән түгел Мәскәү өлкәсенең атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булган, Минзакир Лотфуллинның ике улы да - Ринат һәм Руслан - икътисад фәннәре кандидатлары, фәнни хезмәтләре дә бар.
    Абыйлы-энеле Сәлих һәм Гариф исән калган булсалар, илебез алар нәселеннән чыккан күпме талантлы һәм белемле кешеләргә баерак булыр иде дип уйлап куясың.
    12 июньдә кич белән кунаклар һәм Лотфуллиннарның туганнары, якыннары ифтар мәҗлесендә булганнар. Мәҗлесне мәчет ашханәсендә абыйлы- энеле Минзакир һәм Наил Лотфуллиннар гаиләләре оештырган, монда 150 гә якын кеше булган. Ильяс Хөснетдинов җирле мәчеткә хәйрия ярдәме күрсәткән.
    "Рәхмәт, дусларым! Смоленск өлкәсенә исән-имин барып кайтуыгызны телим. Август аенда Сәлих абый Хамәтҗановның туган җирендә кабат очрашырбыз!" дип, Мидхәт Гариф улы кунакларга хәерле юл теләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: