Мондый яклаучылар булганда безгә куркыныч түгел
Хәрби бәрелешләрдә катнашучы тәҗрибәле сугышчы СВОдагы җиңүләр һәм куркынычлар, «Яшь сугышчы курсы» турында сөйли
Герой - ул башка кешеләрне коткару өчен үз-үзен корбан итәргә әзер булган батыр кеше.
Сынауларга бай булган бүгенге заман моңа сәләтле кешеләрне ачыклый.
ГЕРОЙ БЕЛӘН ТАНЫШУ
Чаллы Башы авылыннан Ришат Раузетдинов СВОда инде ике елга якын хезмәт итә. Энергияле, аралашучан, үз-үзенә ышанучан ир-ат беренче мизгелдән үк игътибарны үзенә җәлеп итә. Аның батыр солдат, үз Ватанының патриоты булуы әллә каян күренә, сизелә.
Нәкъ менә аның кебек кешеләр - Россия армиясенең нигезе һәм горурлыгы булып торалар. Моның шулай икәнлегенә укучыларыбыз алга таба да инанырлар, дип уйлыйбыз. Хәер, киләчәктә Ришат үзенең тормышын хәрби һөнәр белән бәйләргә җыенмый. Ул моның белән бәйле еш күченүләр гаиләсе өчен уңайсызлык тудырачак, дип саный. Ул үз гаиләсенең уңайлы йорты - «гаилә учагы» булуын тели.
«Гаилә СВО сугышчылары, бигрәк тә минем кебек олы яшьтәге хәрбиләр өчен, әйтеп бетергесез зур мәгънәгә ия. Гаилә - ул ышанычлы тыл, таяныч, мораль ярдәм чыганагы», - ди ул.
Әмма үзен өлкән яшьтәге кеше дип атаганда, Ришат арттырып җибәрәдер, могаен. 44 яшь - ул бит ир-атларның әле иң көчле чагы. Алга таба сез аның ничек батырларча хезмәт итүе турында да белерсез. Ришат инде өч тапкыр яраланган. Без аның белән ул өченче яраланудан соң 30 көнлек ялда булганда сөйләштек.
Танышуыбызның беренче минутларыннан ук ирексездән аның кулын кысып аласы килде. Әйткәнебезчә, Ришатның күпне күргән, байтак сугышларда катнашкан кеше булуы әллә каян күренеп тора. Аның кителендә «Батырлык өчен һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре бар. Ике медальне алуга китергән вакыйгаларның, әлбәттә, үз тарихы. Ришат бу бүләкләрне горурланып йөртә. Алар - аны сугышчы, батыр кеше буларак тану билгеләре бит.
Сөйләшүебез башлангач Ришат, беренче чиратта, газетабыз аша СВО сугышчыларына ярдәм иткән барлык Яңа Чишмә халкына рәхмәт белдерде һәм гуманитар ярдәм җыюны оештырып, СВОга илтүче волонтерлар - Илгиз Сөләйманов, Алмаз Вафин, Азат Сөниев, Николай Финогентов, Александр Финогентов, Виктор Калмыковларның исемнәрен аерым әйтеп үтте.
- Бу егетләрнең барысы да «кайнар нокталар»ны үткән куркусыз кешеләр. Мин аларны күргәч һәрвакыт бик сөенәм, каты итеп кулларын кысам, аннары без алар белән өстәл артында чәй эчәбез. Алар – шәп егетләр! Безгә бик нык ярдәм итәләр! Мин үз батальонымда йөртә торган УАЗ-«буханка» машинасы да Яңа Чишмә районыннан җибәрелгән. Шуңа күрәдер дә, ул мине иң котылгысыз булып тоелган очракларда һәрвакыт коткара.
БЕРЕНЧЕ БҮЛӘК
Ришат Беренче Славян штурм мотоукчылар бригадасында машина йөртүче булып хезмәт итә һәм анда ниләр кичерергә туры килүе турында безгә ничек бар, шулай сөйләде. Бу үз-үзенә ышанучан, энергияле кеше Дагстандагы «кайнар нокта»да булган элеккеге чик сакчысы.
- Безнең бригадада 80 нче елларда туган, Дагстанда, Чечняда, Абхазиядә хезмәт иткән кешеләр байтак. Без, кайчакта, яшьләргә дә сугыш шартларында ниләр эшләргә яраганы-ярамаганы турында сөйлибез һәм күрсәтәбез. Шөкер, бераз тәҗрибә бар.
Ришатны Түбән Кама шин заводыннан мобилизацияләгәннәр. Шәһәрдә мобилизацияләнгәннәрнең беренче партиясе киткәндә, аңа повестка килмәгән. - Әллә булдыра алмам дип беләләр инде, дигән уйларым да бар иде, - дип сөйли Ришат. Әмма мондый «кандидатны» төшереп калдыру мөмкин түгел. Повестканы Ришат октябрьдә алган.
Башта ул 31 нче полкта АГС-17 гранатометчысы булып хезмәт иткән (бу пехотага каршы корал). 2 дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален кече сержант Раузетдинов узган елның җәендә Первомайск янындагы сугышларда алган. 4 июньдә иртәнге сәгать 4тә ВСУ хәрбиләре аларга каршы каты һәм көтелмәгән һөҗүм ясаганнар. Алар безнең позицияләрне ике сәгатьтән артык утка тотканнар. Ләкин 31 нче полкның пехотасы каршылык күрсәтә алган, ә аннары килеп җитешкән танклар һәм артиллерия ярдәмендә алар һөҗүмгә дә күчкәннәр.
- Без чигенмәдек, ә дошманнарны куып, аларның окопларын алдык, - дип сөйли Ришат.
Ике айдан сугышчы яралана (бит тирәсенә кыйпылчыклар эләгә). Дәваланудан һәм ай ярым тернәкләнүдән соң Ришат декабрьдә Беренче Славян штурм мотоукчылар бригадасына җибәрелә. Монда аны машина йөртүче итеп билгеләгәннәр. Ришатның руль артындагы тәҗрибәсе 25 ел тәшкил итә. Мобилизация алдыннан ул үзенә яңа автомобиль сатып алган, әмма йөрергә өлгермәгән. Яңа машинасы аны инде ике ел көтә.
КУРКЫНЫЧ ЮЛ
Ришат көн саен УАЗ-«буханка»сында штурмовикларны алгы сызыкка илтә. Бригадада ул йөргән юлны «Үлем юлы» дип атыйлар.
- Әлеге юлда бик күп шартлатылган бронетехника, танклар, хәрби автомобильләр. Анда көненә 8-10 машина яндыралар, - дип сөйли ул. - Әлбәттә, ВСУ бу юлны тәүлек буе һәм җентекле контрольдә тота. Аннан без сугыш кирәк-яракларын һәм безнең сугышчыларны фронт сызыгына ташыйбыз. «Буханка» 8-10 кешене сыйдыра.
Ришат хәрбиләрне иртәдән кичкә кадәр йөртә. Дүрт көн рейсларда булса, 4 көн ял итә, машинасын ремонтлый, кирәк булса сүтә һәм яңадан җыя.
- Машина ышанычлы эшләргә тиеш, чөнки УАЗны, юлны мөмкин кадәр тизрәк үтеп китү өчен, иң югары тизлектә куып барам. Шушы юл өстендә ВСУ дроннарының бар төрләре: «камикадзе» да, авыр «валькирия» дә оча (безнеңчә «баба-яга» - ул 80 нче һәм 120 нче минометларны йөртә). Аның белән көрәштә РЭБ (радиоэлектрон көрәш антеннасы) булыша, ул УАЗда урнаштырылган. Безнең өстән (ике-өч метр биеклектә) «кошчыклар» очса, РЭБ эшләгәч, алар төшә. Снаряд шартласа да, артык зыян китерми. Әмма РЭБ даими рәвештә ярдәм итә алмый, чөнки дошманнар дроннарының программасы һәрвакыт яңартыла.
- Мин һәрчак кызу йөрим, үзебезнең позицияләргә җиткәндә безне инде миномет - «кассетник» саклый. Анда мине көтеп торалар, машинаны тиз генә бушатып, «өч йөзлеләрне» урнаштырабыз да тизрәк кире кайтырга тырышабыз. Көндез ут астында йөрергә туры килә, төнлә бик куркыныч.
2024 елның июнендә Ришат тагын яраланган. Газ педаленә басканнан соң, битенә кыйпылчык килеп эләккән. Ул машинада яралы ике хәрбине алып кайта торган булган. Әмма, канга батса да, кире борылмаган, туктамаган, ә бар көченә УАЗны кайту ягына куган. Егетләр үзләре турында онытып: «Абзый хәлең ничек? Бара аласыңмы?» дип сорашканнар (Ришатның позывное - «Абзый» икән). Ул аларга: «Барысы да әйбәт, егетләр, хәзер чыгабыз», дигән. Ул көнне алар кирәк урынга барып җиткәннәр - яралыларны госпитальдә дәвалаганнар. Хәзер үзенең ярасы турында битендә калган эз генә хәтерләтә.
-Гомумән алганда, СВОда төрле очраклар була. Комбат белән комроты рация аша төнге сәгать уникедә дә шалтыратканнары бар: «Абзый, авыр «өч йөзенчеләр» бар. Иртәнгегә кадәр түзә алмаслар. Нишлибез? Без боермыйбыз, киңәшәбез генә. Хәзер барып ала аласыңмы?», диләр. Мин: «Хәзер киләм. Алгы сызыкта хәлләр ничегрәк?», дип сорыйм. Алар: «Бик шәп түгел шул, Абзый. Үзең кара. Әмма иртәнгегә кадәр сугышчылар үләргә дә мөмкин», дип җавап кайтаралар.
Ничек мин бармыйм дип әйтә алам?! Мин: «Хәзер киләм», дим. Шулай тәвәккәллисең инде, әллә бәхет елмаер, әллә юк. Снаряд эләксә, барыбыз да үләчәкбез. Өч тапкыр шулай 10 авыр яраланган хәрбине чыгардым. Алар миңа бүгенгесе көнгә кадәр гел шалтыратып торалар: «Абзый, рәхмәт! Без синең ярдәмең белән генә исән калдык», диләр. Ике ай эчендә Ришат үзе дә ике кат яраланган, әмма барлык «өч йөзенче»ләрне көндезге рейсларда исән-имин алып кайткан.
«КАМИКАДЗЕ»: КАРШЫЛЫК
Ничек кенә булмасын, көннәрнең берсендә аның УАЗын да «эләктергәннәр».
- 18 июльдә кичке алтылар тирәсендә ике элемтәче егетне алгы сызыкка алып киттем һәм бер борылышта безгә «камикадзе» төште. Машина бик нык селкенде, минем билгә нәрсәдер китереп бәрде, арттагы яралыларга кыйпылчыклар коелды. Алгы тәрәзәнең пыялалары һәм фаралары ватылып бетте, арткы ишекләр ачылды. Башта биш секундка шок хәлендә калдым. Артка борылып карасам, УАЗның «запаска»лары һәм утыргычлары яна башлаган икән. Егетләргә: «Алга, минем янга күчегез», - дип кычкырдым. Туктамадым, посадка янындагы бомбага тотылган поселоктагы өйләрнең берсенә барып җиттем. Янәшәмдә утырган элемтәчегә: «Моннан тизрәк чыгарга һәм яралыларны чыгарырга кирәк», дидем. Без аларны шушы йортка кадәр алып килдек. Анда кереп качарга да өлгермәдек, безнең УАЗга икенче «камикадзе» килеп төште һәм ул янды.
Ришат шуңа ышана: әгәр дә УАЗ сүнеп туктаса һәм алар ватылган машинадан йөгереп чыксалар, икенче снаряд нәкъ менә алар өстенә төшкән булыр иде. «Абзый» янган машинаны 500 метрга читкәрәк алып китеп өлгергән. Бәхеткә, якында качар өчен буш йорт булган һәм алар анда ышыкланып өлгергәннәр, УАЗ янып бетсә дә, алар исән калганнар.
- Экстремаль ситуацияләрдә баш тизрәк эшли башлый, исән калу өчен нишләргә икәнен бик тиз аңлыйсың, - ди ул. - Сугышта моңа бик тиз өйрәнерсең. Тормыш үзе өйрәтә.
Алар караңгы төшкәнче шушы йорт эчендә утырганнар, безнең позицияләргә кадәр ике сәгать ярым барасы (җәяү булсаң). Алар әкренләп кайтырга карар кылганнар, сак кына йорттан йортка кадәр барганнар. Яралы хәрбиләргә хәрәкәт итәргә ярдәм иткәннәр. Кайтып җиткәч, медиклар аларга беренче ярдәм күрсәткәннәр. Аннары, аларга полигоннан шалтыратып: «Хәзер сезне алырга киләчәкләр», дигәннәр. Абзый командирга: «Бүген килмәгез, без түзәбез, авыр яралылар юк. Иртәгә килерсез», дип әйткән. Алар көтәргә булганнар.
Иртән яралыларны Ришатның напарнигы алырга килгән. Машинага утырып киткәннәр һәм кичәге урында аларга яңадан «камикадзе» һөҗүм иткән. Кичә булган хәлләрдән соң Ришат куллары белән башын тотып: «Беттек!» дип уйлаган, әмма «камикадзе» УАЗга кадәр барып җитмичә дә җиргә төшкән. Автомобильдәге РЭБ антеннасы эшләгән. Ришат әйтүенчә, бу яңадан терелү кебек булган, чөнки алар гомерләре белән инде саубуллашып өлгергәннәр.
- Без бергәләп «Ур-а-а-а!» дип кычкырдык. Сугышта җиңгән кебек шатландык. УАЗга кадәр ун метр ара калган иде бит. Тагын безгә бәхет елмайды. Беренче «камикадзе» очканда РЭБ эшләмәде, икенче дронда РЭБка каршы программа булмаганлыктан, безнең антенна аны юк итте. Әмма янган УАЗ, әлбәттә, кызганыч. Ул ярты ел эчендә шулкадәр кешене коткарырга ярдәм итте бит. Бездә булган барлык УАЗ машиналарын районнан волонтерлар алып килгән иделәр.
18 июльдәге яралану катлаулы булмаган. Биленә кечкенә генә кыйпылчык эләккән, әмма эчтәге әгъзаларга тимәгән, аны алганнар. Ришат бер атна Донецкидагы госпитальдә яткан. Командир: «Хәлләрең ничек?», дип сорагач, Ришат: «Барысы да әйбәт, кулларым, аякларым эшли, тиздән яңадан алгы сызыкка барачакмын», дигән.
ХӘРӘКӘТТӘ - БӘРӘКӘТ
Дошман позицияләрен штурмлау машина йөртүчеләр тарафыннан сугышчыларны исән-сау китереп җиткерүгә бәйле. Әгәр машина йөртүчеләр тоткарланса яки дрон һөҗүм итсә, штурм өзеләчәк. Һөҗүм аларның тиз итеп эш итүләренә һәм маневрларны оста үткәрүләренә бәйле.
- Мин бит 10 кеше өчен җаваплылыкны үз өстемә алып барам. Кире кайтканда да - үзем турында уйламыйм, иң мөһиме - бурычымны үтәдем. Полигонга кергәч кенә: «Уф!», дип әйтеп куясың ул.
Ришат хәрбиләр кыю булсалар да, әмма шул ук вакытта аларның гамәлләре - грамоталы һәм сакчыл булырга тиеш, дип саный, аларга биремне дә үтәргә һәм исән дә калырга кирәк бит.
Яралыларны алып чыккан өчен Ришатны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр, ә бу медальне, үз гомерен куркыныч астына куеп, сугышчан биремне үтәгән сугышчыларга гына бирәләр. Ришат моны ничә тапкырлар эшләгәнен санап та бетереп булмастыр, мөгаен.
- Мин йөрткән һәм коткарган кешеләр, гел шалтыратып торалар: «Хәлең ничек, Абзый?», дип сорашалар.
Тыныч тормышта Ришат 10 ел Түбән Кама автомобиль транспорты идарәсендә эшләгән - заводта вахта йөрткән һәм бу тәҗрибәнең аңа сугышта да кирәге чыккан.
Ул хәрби шартларда исән калу өчен кулланыла торган кайбер файдалы белемнәре белән уртаклашты:
-Сугышта өелешеп йөрергә ярамый, машина юлга үзе генә чыгарга һәм һәрвакыт тизлек белән барырга тиеш. Әгәр дә берничә машина янәшә барса, бу дошман өчен «бүләк» кебек була. Шунда ук бомбага тотачаклар. Җәяү булганда да йөгереп һәм берәм-берәм генә йөрергә кирәк. Әйтик, дүртәүләп барсак, барыбызны да пулемет белән атачаклар. Яралансак, бер-беребезгә ярдәм итә дә алмаячакбыз. Озаклап бер урында булу да ярамый. Белеп алсалар, дрон төшүен көт тә тор инде менә. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгәннәр, шул.
СУГЫШТА БАРЫСЫНА ДА ӘЗЕР БУЛЫРГА КИРӘК
Шундый ыгы-зыгыларны үтеп тә, Ришатның оптимист булып калуына, шаяртырга яратуына гаҗәпләнәсең. Ул төшенкелеккә бирелми торган кеше.
Ял иткәндә яки юлга чыгар алдыннан ул иптәшләре белән шаяра, көлә дә ала. Ләкин биремне үтәгәндә ул һәрвакыт җыйнак һәм игътибарлы. Чөнки теләсә кайсы мизгелдә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин, шуңа күрә һәрчак уяу булырга һәм, хәтта барысын да алдан белергә тырышырга кирәк. Аны кыюлыгы, теләсә нинди шартларда салкын канлы булып кала белүе коткара, чик буенда хезмәт итүенең дә файдасы бар.
- Без полигоннан чыгып киткәндә курыкмас, хәрби рухны күтәрер өчен шаярып-көлеп алабыз. Бездә барысы да шулай эшләргә тырыша. Әлбәттә, куркуга бирелгән егетләр дә бар, тик күзәтүләр буенча, нәкъ менә шундыйлар белән нәрсә дә булса килеп чыга. Әмма аларны да аңларга кирәк, сугыш - ул һәрвакыт куркыныч. Дөресен генә әйткәндә, курку хисе бөтенебезгә дә таныш, әмма, беренче чиратта, синнән көткән, син башкарырга тиешле гамәлләр турында уйларга кирәк.
Юлга чыккач, Ришат һәм аның пассажирлары тынып калалар, чөнки кайда атыш, кайда шартлау булганын күзәтергә, тыңларга кирәк. Сугышта барысына да әзер булу мөһим.
- Бервакыт шундый бер хәл булды: берсендә бездән алдарак барган бронетехникага һөҗүм иттеләр. Андагы егетләр аннан сикереп төшәргә өлгерделәр. Техника яна башлады. Аннан алдарак посадка, УАЗда яралылар бит инде. Юлы тар. Нәрсә булса, шул булыр дип уйладым да, өченче тизлеккә күчтем. Янган техника яныннан, ялкын аша без посадкага ыргылдык. УАЗ өстендәге маскировка челтәренә ут капты, әмма, шөкер, аннан үтеп китә алдык.
Штурм батальонындагы машина йөртүчеләр арасында Ришат 6 кешедән торган отделение командиры.
Ләкин бу штат буенча гына. Анда син дә мин дигән нәрсә юк - барыбыз да бер гаилә. Ризыкларны үзебез әзерлибез. Кемнең вакыты бар, шул әзерли. Юыныр өчен суны да үзебез җылытабыз. Андагы тормыш бөтенләй башка бит ул. Монда тыныч булса, анда барысы да башкача. Кыска вакытлы ялга кайткач, машиналарның бер-берсенә юл бирмәүләрен, машина йөртүчеләрнең кычкыруларын ишетсәм, «Эх, булганның кадерен белмисез бит сез!», дип уйлап куям. СВОда булганда, мондагы тынычлыкны искә төшерәсең, кайбер нәрсәләрне чагыштыра башлыйсың. Нинди рәхәт бит ул - өйдәге тормыш! Зарланырга да оят.
«БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ДӘ ЭШЛӘРЕБЕЗ БАР ӘЛЕ»
Ришат ялдагы бер минутны да бушка уздырмый. Ул киләчәк турында уйлый, аңа Түбән Кама янындагы бер авылда яңа йортны салып бетерергә кирәк. Эшлекле һәм тынгысыз кеше буларак, ул бар ялын анда үткәрә.
«Эшсез утыру күңелсез! » - дип аңлата Ришат. Нәрсә беләндер мәшгуль булганда, начар нәрсәләр турында уйларга вакыт калмый.
СВОга кадәр ул әнисе янына атна саен кайтып йөргән, хәзер ялда булганда гына кайта. Ике ел эчендә әнисе янында өч тапкыр булган һәм һичшиксез чәчәк бәйләме белән. Бу юлы да ул әнисенә бик матур хризантемалар бүләк иткән. Аның йортында кайбер корылмаларны төзәткән һәм кире Түбән Камага киткән. Кече улы Раилне әбисе янына кунакка алып кайткан. Ул 9 нчы сыйныфтан соң техникумга механик белгечлегенә укырга кергән. Улы әтисе белән, әлбәттә, горурлана.
Ришат әнисе һәм кече улы белән. О.Иванова фотосы.
Әнисе Асия апа тыйнак һәм улы кебек үк кыю. Әмма ул, һәр әни кебек, улы өчен борчыла. -Мин анда куркыныч булуын сизеп торам. Көн саен улым өчен дога кылам, аны көтәм. «Сәлам улым! Барысы да яхшы булыр!» дигән СМСлар җибәрәм.
Ришат күп нәрсәне әнисенә сөйләвен әйтә. Чөнки бу билгесезлектән яхшырак. Ләкин әнисе ишетмәгәндә генә: «Әлбәттә барысын да түгел инде. Нигә аны кәефсезләндерергә?», дип тә өстәде.
Асия апа гомере буе сыер савучы булып эшләгән, хәзер аңа 72 яшь, әтисе Рәшит абый тракторчы. Ләкин ул 15 ел элек бакыйлыкка күчкән. Асия апа ире белән төзегән заманча ремонтлы, зур, матур йортта үзе генә яши.
- Гаилә - ул зур ярдәм. Олыгайган саен моны яхшырак аңлыйсың. СВОда кайчакта, 10 минут булса да, барысы белән дә бергә өстәл артында утырасы килә. Күңелдән булса да якын кешеләремне күз алдыма китерәм. Бу миңа бик булыша, дип сөйләшүне дәвам итә хәрби.
Ришатның өлкән улы Владиславның кәләше бар. Ләкин икесе дә: «Әти, синнән башка туй ясамыйбыз - сине көтәбез», - дигәннәр.
- Оныкларны да күрергә өметләнәм. Сугыш кайчан да булса бетәчәк бит инде. Әмма хәзер балаларыма, хатыным Людмилага, әниемә, барлык туганнарга, «гуманитарка»ны ташый торган егетләргә (алар да минем якыннарым) һәм сыйныфташларыма рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа Телеграмда хәбәр җибәрәләр, элемтә булганда барысына да җавап язарга тырышам: «Сәлам! Миндә барысы да яхшы!». Тыл шулай ярдәм иткәндә, кәефләр нык күтәрелә. Иртәгәсе көнгә ышаныч арта. Узган юлы безнең егетләр «гуманитарка» белән Донецкига килгәч, барысын да кочакладым һәм, хәтта бераз елап та алдым.
Моңа кадәр ялга кайтканда Ришатны хәтта НТР телеканалыннан да күрсәткәннәр - интервью алганнар.
- Түбән Кама һәм Чаллы Башыннан танышларым шалтыратып: «Син мондамыни? Синең кайтканыңны телевизордан гына белдек», дип көлделәр. Аннары, әлбәттә, җылы очрашулар байтак булды.
«БЕЗ АЛГА БАРАБЫЗ!»
Җомга көнне, 23 августта, Ришат үз частена киткән, ә бер көннән инде алгы сызыкта булган.
- Без анда үз бурычыбызны үтәр өчен бардык. Ватан чакырды һәм без аны яклыйбыз. Кәефләр нормаль, рухыбыз сугышчан. Хезмәттәшләремне сагынам. Мине анда инде көтәләр, кайчан килгәнемне сорашалар. Өйдә барысы да гадәти, бертөрле. Анда кызыграк!, - дип көлә ул. Куркыныч булганда, исән калу өчен көрәштә - адреналин арта.
Ришат Беренче Славян штурм бригадасының акрынлап, кирәкмәгән югалтуларны булдырмас өчен, зур булмаган адымнар белән булса да, алга баруын, әйтә. Июль-августта сугышчылар берничә торак пунктны алганнар, ә Ришат ялга китәр алдыннан - дүрт посадка һәм бистәне.
Без җиңәбез, без алга хәрәкәт итәбез! Дроннар, әлбәттә, оча, ләкин безгә «арта» ярдәм итә (артиллерия – О.И.). Без алга, бары тик алга гына барабыз! Дошманны ничек алдарга икәнен уйлыйбыз.
Ришатка хезмәттәшләре: «Син, Абзый, позитив кеше! Син ышанычлы! Синең белән булсаң, югалмассың!», диләр. Һәм шулай булсын да. Энергияле, позитив, нык холыклы хәрби исән-сау булып, тизрәк өенә Җиңү белән кайтсын иде! Аллаһы Тәгалә Ришатны һәм барлык якташларыбызны алга таба да ярдәменнән калдырмасын. Безнең егетләр барысы да шундыйлар бит! Шулай булгач, без барыбыз да куркынычсызлыкта. Безнең җиңүебезгә бернинди дә шик юк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев