Өлкәннәр көне уңаеннан Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда бәйрәм чарасы узган
Бу хакта редакциягә музей хезмәткәрләре хәбәр итә.
Хөрмәтле пенсионерларыбызга, ветеран укытучыларыбызга һәм хезмәттәшләребезгә күпьеллык намуслы хезмәтләре, эчкерсез йөрәкләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә өлкән яшьтә аеруча. Өлкәннәр ункөнлеге өлкән буынга тирән ихтирам белдерү һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләренә рәхмәт сүзләре әйтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә.
Картлык яман диләр, юк, ышанмыйм, матурлыгы була аның да.
Көмешләнгән чәчләр, әйтерсең лә, күркәмләтә сезне, тагын да.
Барысына ничек түзәсез, сез! Кайдан килә шундый сабырлык?
Өлкәннәргә биргән сабырлыкка, кабат-кабат, хәйран калырлык.
Шатлыкларга ярсу шатлансагыз да, газапларга түзәсез тын гына.
Еламыйсыз да сез, зарланмыйсыз да, күзләрегездә сабыр моң гына!
Гомерегезнең үткән юлларында, җил-давыллар мәңге тынмады.
Канатларыгыз сынган чагы булды, сабырлыгыгыз гына бит, сынмады.
Еламыйсыз да сез, зарланмыйсыз да. Күзләрегездә сабыр моң гына!
Йөрәгегездә, беләм, мең яра, ә күзегездә сабыр моң гына.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтлеләребез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев