Өлкәннәр ункөнлеген билгеләп үтәчәкбез
Халыкара өлкәннәр көне һәм ункөнлек кысаларында күп кенә чаралар планлаштырылган
2024 елның 1 октябренә районда 70 яшькә җиткән 1188 кеше яши.
711 кеше - 75, 492 кеше - 80, 285 кеше 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. 85 кешегә туксан яшь тулган һәм 19 кеше - 95 яшькә җиткән. Тубылгы Тау авылында яшәүче иң өлкән кеше Мөхәммәдов Абдүрәсулигә 1 июльдә 98 яшь тулган.
Өлкәннәр көнендә «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре социаль хезмәтләрне өйләрендә генә алучы 129 өлкән кешене бәйрәм белән котлаячак. Ункөнлек дәвамында социаль хезмәт алучы 7 кеше үзенең туган көнен билгеләп үтә (шуларның берсе - Харисова Рәшидә, ул 10 октябрьдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк). ХСХКҮ белгечләре аларны Өлкәннәр көне белән котлаячаклар һәм бүләкләр тапшырачаклар. Моннан тыш, белгечләр хезмәт алучы өлкәннәрнең фатирларын һәм йортларын җыештырачаклар һәм кышкылыкка яшелчәләр әзерләргә булышачаклар.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Зирәклек, игътибар, хөрмәт бәйрәме» үткәрәчәк.
Яңа Чишмә районы территориясендә «Демография» милли проекты кысаларында «Өлкән буын» проекты гамәлгә ашырыла. Проект ярдәмендә 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз кешеләрне РҮХгә диспансеризация узарга, шул исәптән авыруларны ачыклау өчен өстәмә медицина скрининглары үткәрергә алып баралар һәм кайтаралар.
19 сентябрьгә 1067 кеше китерелгән, бу планның 87 процентын тәшкил итә.
Өлкәннәр һәм инвалидлар Интернатында яшәүче гражданнар өчен «Көз күңелләрне коча» фотозонасы булдырылачак. Интернат-йортта мәдәният йортының иҗат коллективлары, БСМдә шөгыльләнүчеләр концерт программасы һәм котлаулар белән чыгыш ясаячак, кино челтәре - нәфис фильм күрсәтәчәк.
Укучылар өчен «Еллар безне куркытмый» темасына сыйныф сәгатьләре узачак, анда педагоглар балалар белән «Картлыкны хөрмәт итәргә кирәк», «Минем яраткан әбием һәм бабам» темаларына әңгәмә корачаклар. Мәктәпләрдә «Минем яраткан әбием һәм бабам» фотокүргәзмәсе, мәктәпнең элеккеге укытучылары-ветераннар белән очрашу оештырачаклар. Ункөнлектә укучылар өлкәннәрнең өйләренә барачаклар, аларга йорт яны участокларын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр.
Авыл китапханәлә-рендә китап күргәзмәләре оештырылачак, китап-ханәчеләр өлкән яшь-тәгеләрнең өйләренә яңа журналлар һәм китаплар белән киләчәк, клуб хезмәткәрләре белән берлектә өйдә «Йөрәктән йөрәккә» дигән котлау акциясе уздырылачак. Шулай ук китапханәләр һәм клублар базасында концерт программалары, ял кичәләре һәм очрашулар, көзге чәй мәҗлесләре, сәхнә ветераннары белән түгәрәк өстәлләр, «Оста куллар» һәм «Еллар безне куркытмый» дигән мастер - класслар, авылдашларының кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр оештырылачак. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан музейда хәйрия экскурсияләре оештыралар. Кунаклар өчен Яңа Чишмә районында туып-үскән кешеләр ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырылачак.
Яшьләр бүлеге белгечләре пенсионерлар арасында «Өченче яшь» спартакиадасы үткәрәчәк.
«Кайнар линия» телефоннары эшләячәк, анда өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алачак.
5 октябрьдә Яңа Чиш-мәдә бәйрәмгә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе планлаштырыла.
Өлкәннәр көне уңа-еннан районда 75 яшь һәм аннан өлкәнрәк 700 дән артык кеше азык-төлек җыелмалары алачак. Өлкәннәр көне яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләренең кыйммәте, тугрылык, бурыч хисе, җаваплылык һәм фидакарьлек турында искә төшерергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев