Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оста куллы Эльвира һәм аның сәнгать эшләре

Иҗади кешеләргә мондый хезмәт шатлык китерә.

Ленино авылында иҗади эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр байтак. Бүген без сезне тагын бер остаз - Эльвира Беляева белән таныштырырбыз.

Ленино мәдәният йортында җирле осталарның халык иҗаты почмагында Эльвираның куллары белән тегелгән экспонатлар да бар, болар - милли киемнәрдәге курчаклар.

«Мин мондый курчакларны авылыбызда яшәүче барлык милләт кешеләре: рус, керәшен, татар, әрмәннәр өчен тегәм, хәзер чуаш киемендәге курчакны ясау өстендә эшне тәмамлыйм (эш башлыкны бизи торган тәңкәләр аркасында тукталган иде)», - ди Эльвира.

Эльвираның нинди оста куллы кеше икәнлеге турында безгә Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина сөйләде.

Моны мәдәният йорты директоры Евгения Сидорова да раслый:

«Эльвира Рәшитовна бик тә иҗади кеше, ул уенчыклар тегү - бәйләү белән генә чикләнми әле. Аның кулында теләсә нинди иске нәрсә яңара һәм үзенчәлекле әйбер килеп чыга. Ул заманча пәрдәләр дә, күлмәкләр дә, костюмнар да тегә, хәтта, модадан чыккан туннар да, аның кулыннан үткәч, искиткеч бер киемгә әверелә».

Эльвираның иҗади эшләрен үз күзләрем белән күрү өчен, мин аның янына барырга булдым.  Мин нәрсәләр күрдем соң? Хуҗабикәнең иҗади эш белән мавыгуы бусагадан ук күренеп тора. Килеп кергәч тә аның тегү машинасы, ыргаклар тартмасы, энәләр, кайчы, төймәләр, тасмалар һәм башка бик күп әйберләр куелган эш өстәлен күрдем. Аларның кайда, нәрсәгә кулланылышын оста кеше үзе генә белә, әлбәттә.

Эльвира үзенең эшләрен күрсәтте, болар көнкүрештә кирәкле әйберләр, алар бик тә үзенчәлекле, бердәнбер экземплярда булдырылган: вазалар, сумкалар, уенчыклар, үзе уйлап чыгарган костюмнар һәм, хәтта, «автоледи»лар өчен тегелгән тун да аның хезмәте.

- Үз эшемне кабатлый алмыйм инде: ничек кенә тырышсам да, барыбер нәкъ баштагысы кебек килеп чыкмый. Чөнки эш барышында мин фантазия белән эш итәм, нәтиҗәдә нәрсә килеп чыгачагын үзем дә белмим.

Шулай ук бүлмәләрне косметик ремонтлауда да Эльвира обойлар ябыштыру һәм түшәмнәр агарту белән генә чикләнми. Өлкәннәр өчен бүлмә әзер инде, аның интерьеры үзенчәлекле: стеналар декоратив штукатурланган.  9 яшьлек улы Данисның бүлмәсен ул космос киңлегенә әйләндерәчәк: биредә стенада пенопласттан ясалган ракета, гипстан - йолдызлы күк барлыкка килгән…

 - Түшәмне хәзер ике яруслы итеп ясарга туры киләчәк, - ди Эльвира,- космос киңлеген булдырырга уйлыйм. Улым инде дуслары белән өй туен үз бүлмәсендә үткәрер өчен минем эшемнең тәмамлануын көтә, ә мин алтынсу буяу эзләүдә күп вакытымны сарыф иттем.

 - Эльвира, ә синең мавыгуың нидән башланды?

- Минем балачакта һәрвакыт тегү машинасы бар иде, әни безгә киемнәр текте, шапкалар һәм свитерлар бәйләде. Ул чакта ук әни бәйләгән әйберләрдә мин төрледән -төрле бизәкләр күрдем. Без гаиләбез белән Чистайда яшәдек, мин мәктәптә хезмәт дәресен бик ярата идем, тегү түгәрәгенә дә язылдым. Беренче күлмәкне үземә 8 нче сыйныфта тектем. Унынчы сыйныфны Ленинода тәмамладым, анда әни белән күченгән идек. Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне дә үзем тектем.

Тегүчеләр әзерли торган училищены тәмамладым. Кияүгә чыктым, балалар туды, алар минем дүртәү. Кызларымның да әйберләр ясау буенча иҗади сәләтләре бар, матур итеп рәсем ясыйлар, тик моның белән бик сирәк шөгыльләнәләр, хәзерге балалар (оныкларым) кулдан теккәннәргә кызыкмыйлар, аларга брендлы әйберләр кирәк, - дип сөйли Эльвира үзенең оныклары турында шаяртып.

- Шуңа күрә мин курчаклар һәм уенчыклар белән эш итәргә алындым. Кулларны нинди дә булса эшкә җигәсе килә. Үз эшләремне кешеләргә бүләк итәм һәм аларга минем эшем ошый. Ирем Айнур башта вакытымның күп өлешен тегүгә яки бәйләүгә багышлавымны аңламый иде. Тик хәзер килеште һәм, хәтта, эшләремне кайвакыт мактый да әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев