Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсиягә электрон рәвештә гариза

Ел башыннан Яңа Чишмәдә яшәүче 233 кеше пенсияне электрон рәвештә билгеләү турында гариза тапшырган.


2018 ел башыннан башлап Яңа Чишмә районында РПФ клиентлар хезмәте пенсия билгеләү һәм аны илтеп бирү ысулын сайлап алу турында гражданнардан 688 гариза кабул итте, шуларның 675е Россия Пенсия фонды сайтында «Гражданинның шәхси кабинеты» аша  (www.pfrf.ru) электрон рәвештә бирелгән. Бу Россия Пенсия фондына әлеге хезмәтләр буенча кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 98% (ТР буенча әлеге күрсәткеч 93 % тәшкил итә).
РПФ ның электрон сервисларыннан файдалану, шулай ук пенсия эше макетын формалаштыру буенча алдан ук эшләү күпчелек очракта пенсия билгеләү турында гариза биргәндә гражданинның клиент хезмәтенә шәхсән килүе мәҗбүри түгеллеген күрсәтә. Әгәр пенсияне вакытында билгеләү өчен белгечләргә өстәмә документлар кирәк булса, мөрәҗәгать итүченең телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтү мөмкинлеге каралган. 
Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет РПФ тарафыннан түләнә торган (иминият пенсиясен, дәүләт тәэмин итүендәге пенсия һәм тупланма пенсияне дә кертеп) пенсиянең барлык төрләрен билгеләү мөмкинлеге бирә. Пенсияне шәхси кабинет аша билгеләү өчен берничә адым ясарга кирәк: гариза бирүченең кайбер мәгълүматларын күрсәтергә, пенсия төрен һәм аны илтеп җиткерү ысулын сайларга. Шул ук вакытта пенсияне вакытында билгеләү өчен өстәмә мәгълүматлар кирәк булса, Россия Пенсия фонды белгечләренә телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтү мөмкинлеге каралган. 
Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фонды хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) яки расланган теркәү язуы булган кулланучылар дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә кирәк, чөнки кабинетта кулланучының шәхси мәгълүматлары бар. Әгәр теркәлмәгән булсагыз, моны Россия Пенсия фонды битләреннән, дәүләт хезмәтләре сайтына «Гражданинның шәхси кабинетында» сылтамасы буенча күчеп башкарырга мөмкин.
«Шәхси кабинет» та теркәлү өчен фамилия, исем, мобиль телефон номерын, электрон почта адресын кертергә, гаризаны расларга (телефон яки электрон почта аша алынган раслау кодын кертергә) һәм пароль бирергә кирәк.
Россия Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фондының бердәм порталына түбәндәге адрес буенча берләштерелгән https://es.pfrf.ru. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен онлайн режимда пенсия һәм социаль тәэмин итү буенча 35 төрдән артык гариза кабул ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев