Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәр нәрсә үз урынында булсын

    "Чүп-чарга күмелгән йорт" дип аталган язмада ("ЯЧХ", 13 май 2016 ел) Красный Октябрьдә Комсомол урамы, 2 нче номерлы йорт тирәсендә күпьеллык чүп-чар өеме хасил булуы турында әйтелгән иде. Бу хакта безгә шул йортта яшәүче өлкән кешеләр хәбәр итте.

    Красный Октябрь АҖ башлыгына тиешле бәясен бирү кирәктер, ул әлеге проблеманы хәл итүгә керешкән, вәгъдә иткәнчә, шимбә өмәсе оештырып, кимчелекләрне бер атна эчендә бетергән.
    16 майда без бу авылда булдык һәм менә ниләр күрдек: төрле чүп-чар өеме урынында яшел чирәм күренә башлаган, иске коймалар куелган урында автомобильчеләр машина кую урыны ясаганнар, ә газон транспорттан бушап калган һәм шунда яшәүчеләр анда чәчәк түтәлләре ясарлар. Ул чакта инде песочница да куркынычсыз гына түгел, ә матур да булыр.
    Һәр нәрсә үз урынында булсын: чүп-чар - чүплектә, машиналар - йорт артында, ә өй каршында - чәчәкләр, өлкәннәр һәм балалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: