Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район студентлары Татьяна көнен билгеләп үттеләр

    29 гыйнварда район студентлары үзләренең бәйрәмнәре - Татьяна көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр очрашуының иганәчесе эшмәкәр, гимназия тәмамлаган Алексей Трондин. Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында район мәктәпләрен тәмамлаган, ә хәзер исә югары һәм урта уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Шулай ук үзләренең мәктәп җитәкчеләре белән быел мәктәп тәмамлаучылар - өлкән...

    29 гыйнварда район студентлары үзләренең бәйрәмнәре - Татьяна көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр очрашуының иганәчесе эшмәкәр, гимназия тәмамлаган Алексей Трондин.
    Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында район мәктәпләрен тәмамлаган, ә хәзер исә югары һәм урта уку йортларында укучы студентлар җыелган иде. Шулай ук үзләренең мәктәп җитәкчеләре белән быел мәктәп тәмамлаучылар - өлкән сыйныф укучылары да чакырылган иде.
    Кунаклар алдында Яңа Чишмә гимназиясе, Яңа Чишмә урта мәктәбе, Зирекле лицее һәм Шахмай мәктәбеннән килүчеләр чиратлашып чыгыш ясадылар. Аларның һәркайсы үзләренең мәктәпләре турында видеопрезентация һәм концерт номерлары белән чыгыш әзерләгән. Студентлар үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр, мәктәпне карап йөрделәр, хәзер ничек үзгәрүен күрделәр. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк балаларны - студентларны бәйрәм белән котлады. Ул вузларны тәмамлаганнан соң, яңа белемнәр туплап, аларның үз туган якларына кайтуларын теләде, чөнки районга эшчәнлекнең төрле өлкәләренә квалификацияле кадрлар бик тә кирәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Фәсхетдинов авыл хуҗалыгында нинди белгечләр кирәклеге турында сөйләде. Ул булачак агрономнарны, ветеринарларны, бухгалтерларны районга эшкә чакырды. Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалы директоры Рәис Хәсәнов уку йортындагы һөнәрләр турында сөйләде. Районның аграр яшьләр берләшмәсе лидеры Евгения Янова әлеге яшьләр иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеге турында презентация тәкъдим итте.
    Яңа Чишмә гимназиясе тарафыннан әзерләнгән концерт программасы бәйрәмгә ямь өстәде. Җырлар, биюләр, шаян чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады. Өч яруслы торт (шэ А. Трондин кафесында пешерелгән) бәйрәм сюрпризы иде. Истәлеккә рәсемгә төшкәннән соң барысын да торт һәм башка тәм-томнар белән чәй эчәргә - табын янына, ә аннары бәйрәм дискотекасына чакырдылар.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: