Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендә яңа парк булачак

Район үзәгендә Ленин урамында быел ук сентябрь-октябрь айларында ял итү өчен парк ясалачак. Ул "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы буенча төзеләчәк. Моның ничек буласын без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәровтан сораштык. -Мәхмүт Мулланурович, халыкны культуралы ял иттерү урыны кай тирәдәрәк булачак? -Парк "Астория" рестораныннан торак йортларга...

Район үзәгендә Ленин урамында быел ук сентябрь-октябрь айларында ял итү өчен парк ясалачак. Ул "Парклар һәм скверлар" дип аталган республика программасы буенча төзеләчәк. Моның ничек буласын без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәровтан сораштык.
-Мәхмүт Мулланурович, халыкны культуралы ял иттерү урыны кай тирәдәрәк булачак?
-Парк "Астория" рестораныннан торак йортларга чаклы арада төзеләчәк: бу ара 126 метр, киңлеге 60 метрлап булыр. Нәтиҗәдә аның мәйданы 7560 кв.м. тәшкил итәчәк. Йөреп керү, ял итү өчен урын җитәрлек булыр дип уйлыйм.
-Объектта хәзер нинди эшләр башкарыла?
-Хәзергесе вакытта талларны кисәләр, аннан бу участок 2 м чамасы күтәртеләчәк - үстереләчәк. Бу кыйммәтле һәм авыр эшне нефть кампанияләре ярдәме белән башкарырга ниятлибез.
-Гомумән, беренче этапта булса да бу, парк районга күпмегә төшә?
-Смета 7 миллион сум чамасы каралган. "Парклар һәм скверлар" программасы буенча республика 3,5 млн.сумлык материал бүлеп бирәчәк. Материалларның исемнәре һәм бәяләр билгеле - бу брусчатка, борт ташы, 38 эскәмия, шул чаклы яктырту өчен багана һәм урна, 350 погон метр койма. Бу материалларны безгә Яр Чаллыдан һәм Казаннан кайтарачаклар. Парк төзүгә район бюджетыннан шулай ук 3,5 млн. сум кертү күздә тотыла. Әлеге акчалар грунт салуга; төзүчеләрнең хезмәтләренә түләүгә (аларны без конкурс нигезендә җирле төзүчеләр арасыннан җәлеп итәчәкбез); паркны яшелләндерүгә (агачлар, куаклар, чәчәкләр) китәчәк. Монда балалар һәм спорт мәйданчыклары торгызачакбыз, шулай ук коляскада йөрүче инвалидлар өчен "Кулай мохит" программасы буенча да эшләячәкбез, туңдырма һәм соклар сату өчен лареклар алачакбыз.
-Хәзер күпләр шушы парктагы агачлар күләгәсендә утырырга хыяллана. Монда нинди агачлар утыртылачак һәм кайчан?
-Агачлар утырту өчен мәйдан әзер булуга ук шушы эшкә керешәчәкбез. Периметр буенча декоратив куаклар утыртачакбыз, ә эчтә яфраклы агачлар (миләш, каен, усак) һәм нарат агачлары булыр дип уйлыйбыз - мондый композиция бик матур күренә. Парк уртасында (үзәгендә) фонтан өчен мәйдан булачак. Газоннарга чәчәкләр һәм үлән (чирәм) утыртачакбыз.
-Булачак парк турында сез шундый итеп сөйләдегез, минем хәтта мондый матурлыкны тизрәк күрер өчен аны төзекләндерүдә үземнән дә өлеш кертәсе килеп китте.
-Паркны яшелләндерүдә һәм төзекләндерүдә халык ярдәме кирәк булачак әле дип уйлыйм.
Әңгәмәне Лариса ФЕДОРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X