Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлауларга өч көн калганда

УСК рәисе белән әңгәмә

Яңа Чишмәнең 2311 нче номерлы УСК рәисе Наталья Ведякина «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясенә сайлау системасына ничек килүе һәм аның эше нидән гыйбарәт булуы турында сөйләде.

 -Наталья Михайловна, ни өчен сез сайлау комиссиясе әгъзасы булырга карар кылдыгыз?

- Мин сайлау системасында 1991 елда участок сайлау комиссиясе әгъзасы буларак эшли башладым. 2003 елдан участок комиссияләренең яңа составларын формалаштырганда мине рәис итеп билгеләделәр. Комиссия бердәм, коллектив тату һәм эшкә сәләтле, без бер-беребезне ярты сүздән аңларга өйрәндек. Комиссиянең һәр әгъзасы - җаваплы, намус белән эшли торган, стресска чыдамлы кешеләр.

 -Сайлауларда сезнең эшегез нидән торганын сөйләгез әле?

- Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының җентекле, җайга салынган эше тавыш бирү көненә кадәр үк башлана. Участокны әзерләү һәм тиешле тәртипкә китерү мәсьәләләрен хәл итү белән беррәттән УСК әгъзалары әлеге сайлау участогы чикләрендә яшәүче сайлаучылар белән дә очрашалар.

Сайлауларга чакыру кәгазьләрен таратудан тыш, УСК әгъзалары һәр сайлаучының сәламәтлеге һәм кәефе, тавыш бирүгә килү мөмкинлеге белән кызыксына. Сәламәтлеге яисә башка җитди сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә участокка үзләре килә алмаган сайлаучылардан сайлау участогы бинасыннан читтә (өйдә) тавыш бирү теләге турында гаризалар кабул итәләр.

Сайлаучылар белән озак еллар дәвамында таныш булганга күрә, алар безне һәрвакыт елмаеп һәм кабат участокка килеп,  үзләренең мөһим гражданлык хокукларыннан файдалану теләге белән каршы алалар.

Ә тавыш бирү көнендә 1000нән артык сайлаучыны колачлаган райондагы иң зур участокта тавыш бирү күрсәткече иң югарыларның берсе булып тора. Бердәм тавыш бирү көнендә һәр сайлаучыга тавыш бирү процедурасыннан файдалану мөмкинлеген, иминлекне, мәгълүмати ачыклыкны һәм уңайлылыкны тәэмин итү - комиссиянең бурычы.

- Ни өчен сайлау комиссиясендә эшләү сезнең өчен мөһим булып кала?

- Сайлау комиссиясендә эшләү - җаваплы вазыйфа, чөнки сайлауларны уздыру тәртибен төгәл үтәргә, тавыш бирү барышын күзәтеп торырга кирәк. Законнар даими рәвештә үзгәрә, тулылана һәм сайлау процессларына кагылышлы белемнәрне һәрчак камилләштерергә туры килә. 

Кешеләргә булышу, аларга ничек итеп дөрес эш итү кирәклеген аңлату да бик мөһим. Минем хезмәт эшчәнлегем кешеләр белән аралашудан гыйбарәт булганлыктан, минем өчен комиссиядә эшләү ул, барыннан да элек, аралашу, яңа белемнәр һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге.

- Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау сезнең өчен ниләр аңлата?

- Әлбәттә, бу республикабызның һәр гражданы тормышында мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Һәм мин аның киләчәгенең сайлаучыларның сайлавына бәйле булуын язшы беләм һәм төгәл аңлыйм. Без барыбыз да Татарстанның елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп торабыз. Хәтта үзебезнең районда да ел саен төрле яшьтәге кешеләр өчен менә дигән яңа объектлар ачыла, даими рәвештә торак, юллар төзелә, социаль өлкә учреждениеләрен ремонтлау эшләре бара. Бу бит бик зур хезмәт, депутатлар корпусының да эш күрсәткече. Форсаттан файдаланып, районыбызның һәр кешесенә актив сайлау позициясе өчен рәхмәт белдерәсем һәм үз тавышларын лаеклы кандидат өчен бирүләрен телисем килә.

Редакциядән: укучыларыбызга шуны искәртәбез: тавыш бирү 8 сентябрьдә  иртәнге сәгать 7.00дән 20.00гә кадәр барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев