Шахмай клубында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узган
Чараны җирле мәдәният йорты, китапханә һәм М.Фәйзи исемендәге музей хезмәткәрләре оештырган
Бу хакта газетага М.Фәйзи исемендәге музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
«Мондый чара авыл клубында ел саен үткәрелә. Быел да Шахмай авылында Өлкәннәр көне бик күңелле узды. Очрашуда төрле кызыклы башваткыч уеннар, викториналар, конкурслар үткәрелде, тирән эчтәлекле шигырьләр яңгырады.
Өлкән яшьтәге авылдашларыбыз мул итеп әзерләнгән табын артында чәй эчеп һәм аралашып ял иттеләр. Тәмле ризыклар пешергән, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтебезне белдерәбез», - дип яза Гөлүсә Баһаутдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев